Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Күрше хакы – Алла хакы

Дата написания: 
21 декабря 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Күрше хакы – Алла хакы

Күрше хакы – Алла хакы, диләр,
Борынгылар сүзе хактыр ул.
Күгәрчендәй гөрләп, яшик әле,
Мөселманга дуслык хастыр ул.
Көнләшкәннәр булыр – дөнья бит ул,
Өстен булыйк әле алардан.
Үзебездән торса тату яшәү,
Сый-хөрмәте булыр Ходайдан.
Күршеләрне туган кебек күреп
Яшәгәндә дөнья ямьлерәк.
Күршең яхшы булса, тормыш җиңел,
Хәсрәт килә калса, зур терәк.
Күрше хакы – Алла хакы, диләр,
Моны истә тоту бик кирәк.
Күршең булгач, сезнең кебек булсын –
Туганыңнан булсын әйбәтрәк.
Дөнья булгач, төрле хәлләр була,
Сабырлыклар төбе Ходайда.
Күрше хакын, Алла хакын белеп,
Тату яшик шулай алда да.
21.12.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Күрше хакы – Алла хакы. Шигырь. "Кызыл таң", 27.06.1995, №121.
2) Шәнгәрәев Инсур. Күрше хакы - Алла хакы. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 16.09.1999, №109.
3) Шәңгәрәев Инсур. Күрше хакы - Алла хакы. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 4.08.2017, №61.
4) Мөсәнниф Инсур. Күрше хакы - Алла хакы. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 98-99 бб.