Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Күптән шигырь язганым юк...

Дата написания: 
01 октября 2020

Инсур Мөсәнниф
Күптән шигырь язганым юк...

Күптән каләм алганым юк...
Язасым килә болай...
Тик эш минем теләктәме?
Телидер шулай Ходай...
Телидер Ходай... шулай...

Ярый, ярый, туар әле,
Вакыты җитми тора...
Вакыт җитми, берни булмый,
Ходайдан күпме сора...
Башыңны күпме орма...

Ә әлегә шигырь тумый...
Бары күз яшем тама...
Тама кәгазь битләренә...
Чигәгә хәтер чаба...
Хәлләр, туган, шул чама...
01.10.2020.