Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Күңел бизәкләре

Дата написания: 
14 октября 1994

Күңел бизәкләре

Менә әле кулыма шигырьләр китабы алып утырдым да, бар игътибарымны туплап, чит хисләр дөньясына чумдым. Кеше күңелен аңлавы җиңел түгел, үз-үзеңне дә аңлап бетермәгән чаклар була. Һәм, гаҗәп, миңа бу авторларның хисләр дөньясы нигәдер чит-ят тоелмады. Монысы инде шагыйрьләр осталыгы – димәк, алар кеше күңелен аңлап, аны яулап алу маһирлыгына ия... Сүз Казанда 1994 елда чыккан “Яңавыл бизәкләре” (якташыбыз И.Юзиев кереш сүзе белән) шигъри коллектив җыентыгы турында бара.
Анда Яңавыл районында яшәп иҗат итүче дүрт авторның – Кәүсәрия Шәфыйкова, Фәрит Суфияров, Әкълимә Саяпова, Рәфис Мөхәммәтдиновның шигырьләре тупланган. Дүрт автор да миңа күптән таныш, көн саен диярлек аралашып торырга туры килә. Һәм аларның иҗатын зур кызыксыну белән күптән күзәтеп барам, китаплары чыккан авторларның һәрберсенең автографы белән китабы бар. Шуңа алар иҗатына бәя бирү икеләтә авыр: бердән, тәнкыйтьче түгелмен, икенчедән, белгән, күз күргән кешеләр.
Әйтүемчә, бу юлларның авторы фән тирәсендә кайнаган зат түгел, тирән анализга дәгъва итми. Гади генә әйткәндә, шигырьләр укыганда күңелдә туган уйлар гына теркәп барылды. Кайсы шигырь җанда хисләр давылын кузгатса, яки кичерешләр, истәлекләр дәрьясына салса, өскә “салкын су койганнары” да юк түгел. Дөнья булгач, барысы да була инде – зур шагыйрьләрнең каләме астыннан да кайчак үтә йомшак әсәрләр чыга. Бәлки шагыйрьләрнең әйтәсе килгән фикерләрен чуалтуга тормыш мәшәкатьләре, әрсез бәндәләрнең вакчыл тыкшынуы да комачау итәдер. Шагыйрь бит ул – шушы ук дөнья кешесе, һәм ул да кимчелекләрдән азат түгел. Аны да шул тормыш авырлыклары үз эченә бөтереп ала, пычракка да күмеп ташлый. Шигъри җанлы шәхес шулардан арынып, шигърият манарасына күтәрелеп, аннан азан әйтергә (шигырь язарга дип укы) үзендә көч таба икән, бу инде үзгә бер батырлык. Шагыйрьләрне сәер, ят дөнья кешеләре дип атасалар да, алар да шушы дөнья белән алыш-биреш итеп яши. Һәм шул алыш-биреш кайчак үзен сиздереп куя икән, аларга кичерү белән карыйк. Шул да хакыйкать: авторларның – һичшиксез – башкаларга әйтер сүзе һәм аларның моңа әхлакый хокуклары бар.
“Яңавылда шигырь язучылар кайбер башка төбәкләргә караганда нигә күбрәк туа икән? Бу хакта минем уйлаганым һәм җавап эзләгәнем бар. Хикмәте шундадыр: Яңавыл – моңлы як. Анда шатлыклар да, хәсрәтләр дә күбрәктер кебек...” Бу И.Юзиевның китапка язган “Чишмәләрнең юлын ачыйк” дигән кереш сүзеннән. Ә мин хөрмәтле якташым белән бәхәскә керәсем килә. Моңлылыкка моңлы як ул Яңавыл төбәге. Тик шатлыклары да, хәсрәтләре дә күбрәктер, дигән сүзләр белән килешәсе килми. Алар кайда да бер инде ул. Безнең як башка күп яклардан әллә ни аерылмый. Минемчә, хикмәт кешеләрдә. Моң бит үзенә башка яшәми, моң кешеләр күңелендә. Белемгә, әдәбияткә, иҗатка омтылган, шигъри күңелле кешеләр булмаса, моң да булмас иде. Бүген район җиреннән чыккан, киң танылу алган язучыларыбыз гына күпме?! Татарстанның халык шагыйре исеме алган Илдар Юзиев үзе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нурихан Фәттахтан тыш (бу мәкалә 1994 елда язылган, ә 1998 елда аңа Татарстанның халык язучысы исеме бирелде – И.Ш.), Саҗидә Сөләйманова, Нил Юзиев (шулай ук Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты – И.Ш.), Әдип Маликов, Риза Ишморат, Сәет Кальметов (Татарстан), Гайнан Әмири, Рәдиф Тимершин (Башкортстан), киң танылу тапкан журналистлар “Кызыл таң” гәзите редакторы Марат Муллакаев (Башкортстан), “Татарстан” дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе баш мөхәррире урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзин Нуруллин (шул чордагы вазыйфалары һәм мактаулы исемнәре – И.Ш.) исеме дә күп нәрсә сөйли. Бер мактангач мактаныйм инде – тагын йөзгә якын фән кандидаты, докторы, профессор, генераллар – алар бихисап. Исәпли китсәң, берничә кәгазь бите дә җитмәскә мөмкин. Җырчыларыбыз Радик Гәрәев, Фәнәви Салихов (ул чорда җырчы Нәфкать Нигъмәтуллин, шагыйрә Нәҗибә Сафина киң билгеле түгел иде әле – И.Ш.) сәнгать күгендә якты йолдыз булып балкый.
Бүген дә яңа иҗат көчләре, күренекле шәхесләр туу өчен җирлек юк түгел. Яңавыл районында гына бүген ике дистәгә якын яшь һәм башлап язучы каләм тибрәтә. Яңавылның тагын бер ягы бар – иҗади үзәккә әверелергә дәгъва итә, үзенә иҗат көчләрен туплый, аларга иҗади мәйданга чыгарга ярдәмләшә. “Замандаш” әдәби берләшмәсенә (аңа 1995 елның маенда унбиш ел тула) тирә-як районнарның тагын 40-лап иҗатчысы йөри. Дөрес, башта анда канат ныгытып, чыныгу алып, бүген аңардан йөз чөерүчеләр дә юк түгел. Булсын, әйдә. Тормыш катлаулы нәрсә. Яңавыл җире аларга дәгъва белдерми – канатлары ныгынган икән, зуррак мәйданга чыга алганнар икән, ул сөенә генә. Димәк, бәрәкәтле туфрак аларга да үз көчен бирә, ераграк сикерү өчен трамплин буларак хезмәт итә.
Ярый, монысы кереш сүз булды, дип кабул итсен укучы. Ә хәзер шагыйрьләргә күчик.
Коллектив җыентыкка шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкованың “Хыялым канатлары” исеме астында дөнья күргән тупланмасына 46 шигырь кергән. Алар төрле елларда язылган, алдарак чыккан җыентыкларына кергән шигырьләре дә, район гәзите битләреннән танышлары да бар.

К.Шәфыйкова иҗаты торган саен киңрәк танылу таба бара. Моңа кадәр Уфада, Казанда чыккан аерым китаплары яки коллектив җыентыкларда басылган шигъри тупланмалары да байтак. «Яңавыл бизәкләре» бишенче һәм әлегә соңгысы.
Кәүсәрия Фидаи кызы 1948 елның 9 ноябренда Исәнбай авылында туган. Балачактан полиомиелит чиренә дучар булып, гомерен инвалид коляскасында уздырырга мәҗбүр. Тик Корчагин рухы аңа язмышка баш ияргә ирек бирми. Кәүсәрия үзенә гомерлек шөгыль итеп язышуны сайлый, - шигьри хис үзен сиздерми калмый. Шигырьләре нәрсә турында соң, дип сорасагыз, тирә-як мохит, үзе, эчке кичерешләре хакында дип әйтер идем мин. Тик ул аларны гомумиләштерү сәләтенә ия. Һәм язмышташлары гына түгел, ә бәлки сау-сәламәт, тик рухлары какшаган кешеләр дә алардан яшәү өчен ныклык табадыр, дип уйлыйм. Ә шигырьләренә салынган рухи көчне Кәүсәриягә кешеләргә, аңа җиңел булмаган язмыш әзерләгән тормышка булган сабыр яратуы бирә.
Аллы-гөлле икән тормыш –
Нурларына коендым.
Күктән бәхет йолдызларым
Алларыма коелды.
Шулай микән? Ә чынында,
Бәлки тормыш авырдыр?
Җиңел булмас, авырдыр ул,
Кеше генә сабырдыр! –
ди ул «Шулай микән?» исемле шигырендә. Һәм Кәүсәрия тормышның көрәш икәнен ишетеп кенә түгел, ә үз тәҗрибәсендә татып белә. Бух акта шигыре дә бар.
…Көч тә кирәк, сабырлык та,
Яшәү дәвам итсен өчен.
Минем бөтен байлыгым шул,
Кирәк азлап өләшергә.
Чирем, кайгым, ялгызлыгым,
Әле сезнең белән миңа
Гомер буе көрәшергә.
Көрәшергә!
(“Ялкынымны ялгызларга...”).
Аның барлык әсәрләре дә көрәш рухы белән сугарылган, шулай ук сөю, туган якка, табигатькә, тормыш бүләк иткән ата-анага мәхәббәт темалары да параллель үрелеп бара. Авылның киләчәге дә бик борчый аны: күп якташлары бүген читтә бәхет эзли, ә Туган як тагын бер бизәген югалта. Шагыйрә сызлана:
...Китәләр бит, җиңел тормыш эзләп,
Ә кайда соң аның җиңеле?
Нигә әле, нигә кочагына
Ташланырга безгә давылның?!
Китмик әле, китми генә калыйк,
Яраларын бәйлик авылның (“Китмик әле”), -
ди ул үзен ишетүләрен теләп. Ишетүчеләр дә бар. Кайталар туган якка. Шагыйрьнең өндәүле шигырь юллары күңелнең нечкә кылларына кагыла, телисеңме-юкмы, уйланырга мәҗбүр итә.
Кәүсәрия Шәфыйкованың иҗаты күпкырлы. Ул нәсерләр, балалар өчен хикәяләр, шигырьләр дә яза. Ни гаҗәп, әлегә кадәр аның хакында ныклы сүз әйтүче булмады, ул үзенең тикшерүчесен көтә. Бәлки аның әсәрләре ике республикада ике телдә чыгуы да монда ниндидер роль уйныйдыр. Әйтүе кыен... Башкортстан Язучылар берлегенә кабул итү дә сузылды (1999 елда кабул ителде – И.Ш.). Ә бит бер кечкенә китап белән дә анда бик җиңел үтүчеләр булды. Бу аңлашылмаучылык бары тик татар телле язучылар берлеге оешкач кына уңай хәл ителде. К.Шәфыйкова анда 1994 елдан әгъза. Һәм шунысы куанычлы – шагыйрәнең туган телендә - татар телендә Башкортстанда чыгару өчен яңа китабы нәшрияткә әзерләнә.
Шагыйрә үзе әйткәнчә, аның кайгысы да, шатлыгы да – шигырьләрендә. Аннан, шигырьне һәркем үзенчә аңлый, минем үз фикеремне көчләп тагасым килми. Шулай ук соңгы инстанциядәге хакыйкатькә дәгъва итмим. Китап кибете киштәләре яныннан узганда, таныш фамилияне күрсәгез, битараф узып китмәгез. Хәер, аларның анда озак ятканын нигәдер хәтерләмим.
К.Шәфыйкова иҗатының тагын бер үзенчәлеге – мәхәббәт тематикасы. “Сөю... Сөю бит ул физик яктан сау-сәламәт кешеләр стихиясе”, - диючеләр булса, алар шагыйрәне бик тирән рәнҗетерләр, дип уйлыйм. Сөю – ул физик халәткә карамый. Сөю, К.Шәфыйкова исбатлавынча, - шулай ук рухи халәт. Һәм ул аны үз иҗатында раслады инде. Әле бу китапка кергән шигырьләр арасында да шушы мәңгелек, кешене кеше иткән изге, мөкатдәс хискә багышланганнары бар. Әле керми калганнары күпме! Сөю кемнең “прерогатива”сы – сез аның шигырьләрен укып карагыз һәм бәхәс урынсыз икәнен аңларсыз.
Сагынуның җанга тулып ташкан
Моң икәнен син дә белерсең.
Сабырлыкның юктыр сынмаганы,
Мине сагынып үзең килерсең.
Килерсең!..
(“Килерсең”).
Бу китапка күңел бизәкләре кергән икенче автор – Фәрит Суфияров. 61 шигыре “Өметеңне өзмә” исеме астында теркәлгән.
Фәрит Суфияр улы да шигърияттә яңа кеше түгел. Моңа кадәр аның Уфада һәм Казанда дүрт китабы чыкты. Бу шәлкемгә аның заман һәм замандашлары, тормыш сабаклары, гомер көзе, дөнья чытлыклары – кыскасы, кичәге, бүгенге, иртәгәсе көне турында уйланудан туган шигырьләре тупланган. Сөю темасы да ят түгел аңа.
Байтак гомер үтелсә дә, шагыйрь һаман эзләнү юлында, киләчәккә өмет белән карап, канатланып иҗат итә әле ул. Башкаларны да шуңа өнди. Юкка гына ул бу тупланмасына “Өметеңне өзмә” дигән исем куймаган.
Йөрәгемне ялкын итеп,
Үрләргә менәсем бар.
Шатлыгымны кешеләргә
Өләшеп бирәсем бар (“Бар”), - ди шагыйрь алдагы көнен уйлап.
Гомер көзе якынлашкан саен шагыйрь алдында сораулар да күбәя:
Игелекле булам микән,
Ватаныма, халкыма?
Билне бөгеп, тир түктемме
Җирдә яшәү хакына?
(“Тормыш сораулар куя”).
Әйтергә кирәк, бу яктан шагыйрь тыныч була ала. Ул 1969 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, татар теле һәм әдәбияте укытучысы булып чыга. 23 ел гомерен туган районында балалар уытуга багышлаган. Шул ук вакытта мәктәп елларында ук кулына алган шигъри каләмен дә ташламый. Ул гына түгел, 1980 елда Яңавылда “Замандаш” әдәби берләшмәсен оештыручылардан берсе һәм әлеге көнгә кадәр аның алыштыргысыз җитәкчесе. Күпме яшь язучыга һәм башлап иҗатка тотынучыга ул зуррак мәйданга чыгарга ярдәм иткән, күпләр монда канат ныгыткан, аягына баскан. Авылдашы К.Шәфыйкованың зур укучылар аудиториясенә чыгуы өчен иң күп көч салган кеше дә ул, дисәм, ялгышмамдыр. Бу яктан күпләр аңа рәхмәтледер, дип исәплим. Ә 1992 елда Яңавылда язучылар оешмасы ачылгач, ул аның җаваплы сәркатибе (секретаре) булып китте, иҗат көчләрен туплауга, аларны дөньяга чыгаруга тагын да зуррак дәрт белән тотынды. Җиңел булмаган эшнең тәүге җимешләре дә юк түгел.
Билгеле, һәркемдә булганча, аның да иҗат күге гел аяздан тормый. Шигырьләренә дөнья зары да кереп киткәли. Бәлки башкача булдыра да алмыйдыр, чөнки бу зар халыкныкы да:
Язмышлардан өстен булалмадык,
Кимсенү бар җанда – хис итәм...
Өзгәләнә, бәргәләнә йөрәк:
Халык зарын, моңын ишетәм.
Әйе, бүген халык авыр тормышта яши, ә бит нәкъ халык – заман йөген тартучы төп көч. Тик аны бүген бары тик йөк аты итеп кенә караучылар күп, ә кешечә яшәү өчен шартлар тудырырга омтылучы аз. Шуңа шагыйрь заман белән, бүген үзләрен дөнья кендеге итеп хис итүче хакимнәр белән бәхәскә керә һәм тарихи дөреслекнең тантана итәчәгенә өметен өзми:
...Заман геройлары ачыкланыр –
Вакыт хөкеме дә бар әле.
(“Вакыт хөкем итәр”).
Узган гомере турында уйланып, шагыйрь:
Гомеремнең матур чагы узды,
Ашкындырап килми язлар да, -
(“Гомеремнең матур чагы узды...”) дисә дә, бу нигәдер шагыйрьнең тыйнаклыгы гына булып кабул ителә. Икенче шигырендә
Җәй кояшы кала күзләремдә -
Кешеләргә бирәм җылысын... -
(“Җәйләрем узып бара”) дип әйткән сүзләре дөреслеккә күбрәк туры киләдер кебек миңа.
Әкълимә Шәрига кызы Саяпова - өлкән буын иҗатчыларыннан. Моңа кадәр аңа китабын бастырырга язмаса да, ул менә 50 елдан артык инде, Татарстан һәм Башкортстан өлкә гәзит-журналларының даими дусты. Әкълимә апа шулай ук К.Шәфыйкова һәм Ф.Суфияровның якташы – Исәнбайга күрше Ижбулды авылында 1923 елда туган. Әтисе, эше шундый булу сәбәпле, еш күченеп йөри. Әкълимә Агыйдел буендагы авылларда укый, үсә. 1941 елда Уфада Башкорт педагогия училищесын тәмамлагач, мәктәптә эшли. 1943-1944 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Казан педагогия иститутының татар теле һәм әдәбияте факультетында укый. Пенсиягә чыкканчы Яңавыл шәһәренең 1 санлы урта мәктәбендә балаларга белем бирә.
Мәктәптә укыта башлаган еллардан бирле иҗат белән шөгыльләнә. Бик күп шигырьләр, берничә поэма, драма әсәрләре язды. Соңгылары сәхнәдә уңыш белән барды. “Яңавыл бизәкләре” күмәк җыентыгында “Сабырлыгым – саф алтын” дигән баш астында дөнья күргән күңел бизәкләре – китап рәвешендә чыккан беренче шигырьләре. Монысы инде язмыш, диикме, яки башкача аңлатыйкмы...
“Шигърият миңа күңел юанычы да, көчле рух та бирде. Шактый гына пьесалар да яздым. Тик минем өчен иң кадерлеләре – шигырьләрем”, - ди Әкълимә апа үзе. Чөнки шигырьләренә аның барлык эч серләре сыйган, моң-зары түгелгән, күңел нуры күчкән. Бар юанычы шушы шигырь юллары булган вакытлары да бардыр. Һәм аңа ялгызлыкның бөтен авырлыкларына түзәргә табигатьтән килгән сабырлык көч биргәндер. “Сабырлыкның төбе – сары алтын” дигән шигырендә ул үзе нәкъ шуны раслый. Әйе, тормыш төрлечә сынаган шагыйрәне. Сазлыклар да, кара урманнар да, текә кыялар да юлына каршы яткан, упкыннары да сагалаган. Өлкән буын бу афәтләрне инде кичерсә, шул ук куркынычлар алардан соң килгән буынга элмәк кора. Тик упкыннарны тигезләрлек чара һаман табылмаган, ә аларны үтәргә барыбер туры киләчәк. Намус белән, кеше исеменә тап төшермичә. Упкын-кыяларны югалтусыз үтәр өчен үткен акыл, осталыктан торган “юл” кирәк.
...Тормыш упкыннарын үтәр өчен
Саф егетләр салган юл кирәк.
Саф егетләр кая?
Юл кирәк!
Юл кирәк!
(“Упкыннар”).
Бу шагыйрәнең бүгенге буынга ялкынлы мөрәҗәгате, васыяте. Илдә барган буталыш, халыклар арасында татулык югалу да борчый шагыйрәне. Чөнки сугыш елларында халыкларның бердәмлеге, татулыгы, бер максатка омтылышлы эшләве генә илне коллыктан саклап калганын ветеран үз күзләре белән күргән. Сугыш темасын да урап уза алмый Ә.Саяпова. Урап узарга бик телидер дә бит... Тик утлы яшьлек еллары төшенә кереп, кулына каләм алырга мәҗбүр итә. Бу китапта аның сугыш темасына багышланган “Бер сәгатьлек сугыш” дигән шигыре генә керсә дә, берничә поэмасы шушы үзәк өзгеч темага кагыла. Бәлки аларын да китап рәвешендә күрергә насыйп булыр әле. Безгә генә түгел, ә авторның үзенә дә. Тик шагыйрәнең, авырулар еш бимазаласа да, бирешергә һич исәбе юк. Яшьлек рухы белән яши, иҗат итә әле ул. Бер шигырендә:
Мин әле яшәүдән туймадым,
Эшемне кулымнан куймадым, -
дисә, икенчесендә сәбәбен дә сиземлибез:
Шашып бар дөньяны сөю булмас,
Язлар кабатланып тормаса,
Хыялларым канат какмас иде,
Күңелемдә яшьлек булмаса.
(“Яшьлек”).
Китапка шигырьләре кергән дүртенче автор – Рәфис Мөхәммәтдинов. Ул К.Шәфыйкованың язмышташы гына түгел (сабый чагыннан ук аякларына басып йөри алмый), дусты, иптәше, сердәше дә. Ул Яңа Уртавыл авылында 1960 елның 28 февралендә туган. Әле дә шунда әнисе Рәкыйбә апа тәрбиясендә яши. Беренче шигырен ул моннан 4-5 ел элек, К.Шәфыйкова киңәше белән язып карый. Ә бит моңа кадәр кулына каләм алмаса да, ярыйсы гына килеп чыга, димәк, табигать биргән сәләт яшеренеп кенә яткан булган. Һәм аның һәр шигыре К.Шәфыйкованың таләпчән күзе аша үтә. Аның киңәшләрен тота егет. Һәм алар район гәзитендә басылып та чыга. Бу инде аңа канат куя. Бүген Татарстан, Башкортстан вакытлы матбугаты теләп баса әсәрләрен. Менә кулында – шигырьләре басылган китап. Бүгенге уңыш аңа иҗатка яңадан-яңа көч өсти.
Шигырьләрендә остазы К.Шәфыйкованың йогынтысы сизелсә дә, моңа гаҗәпләнәсе юк. Язмышлары да бер, сер-киңәшләр дә уртак, темалары да якын. Алар – туган җиргә, ата-анага, үскән нигезгә булган сөю, саф мәхәббәт хисләрен җырлау, әхлак, язмышка рух ныклыгын каршы кую, күңел сафлыгын һәм җылысын кайтару. Рәфис шагыйрь осталыгын гадилектә, барысына да аңлаешлылыкта күрә, минемчә.
Авылда яшәгән чарасыз авыру кешегә, аеруча ир кулы булмаган хуҗалыкта (әтисе – вафат), тормыш авырлыклары үзен нык сиздерә. Авылда бит тормыш үзара ярдәмгә корылган. Бер үзең генә әллә ни эш кыйратып булмый. Ә авылда хәзер яшьләр – төп дөнья йөген тартучылар – юк дәрәҗәсендә. Авылларда бала-чага тавышы да сирәк ишетелә (җәй каладан ата-аналары кайтарып ташлаганнарын исәпләмәгәндә), кичләрен гармун белән урамда йөрүчеләр дә юк. Авылның рухи тормышы саегая – гәзит-журналлар азрак алдырыла, концерт-спектакльләр ике елга бер була, - ул җан асрауга гына кайтып кала бирә. Ә шагыйрьнең җаны күпне таләп итә. Аның бар теләге – авылга, туган якка җан өрү, аны рухи эчтәлеккә баету. Рәфис шул рухи теләк белән яши, туган ягын ташлап киткән яшьләргә әйтер сүзе бар:
Җырчы кошың булып синдә яшим,
Һич талпынмыйм ерак якларга.
Калсын иде башка улларың да
Синең гүзәллекне сакларга.
(“Туган ягым”).
Әй, малайлар, исегезгә
Төшәме туган яклар?..
...Сагындырган туган якны
Кем матурлар, кем яклар?..
(“Кем яклар”)
- дип мөрәҗәгать итә ул.
Күп вакытын дүрт стена эчендә үткәрергә мәҗбүр шагыйрь җаны аеруча табигатькә тартыла. Аның сөю хисләре дә табигатьнең җанлы күренешләре белән үрелеп бара:
Моңайганда, сагынганда
Сүрәтең туймый карыйм.
Хыялымда җилләр булып
Йомшак чәчеңне тарыйм.
(“Син булганда”).
Ал таңнарның нуры булып
Иркәләп уят әле...
(“Син мине ярат әле”).
Яшел келәм җәелгәндә
Йөргән сукмагыңа бүген,
Яз кояшы нурлы итә
Күңелемнең зәңгәр күген.
(“Туган җирдә”).
“Төрле шагыйрьләр кирәк”, дигән бер бөек әдип. Рәфиснең шигърияттә үз сукмагы, үз сүзе. Рух ныклыгын аңа үз-үзенә ышаныч һәм сөюе-өмете бирә. Тормыш авырлыкларына, язмыш сынауларына бирешеп утырырга һич исәбе юк. Оптимизм белән сугарылган шушы юллар аның иҗатына, тормышына эпиграф була алыр иде:
Орынса да тормыш-давыл,
Үтәлмәде тамырыма.
Мин ышанам азаккача
Ир булып калырыма.
(“Сынмамын”).

***
...Билгеле, бу язмамның максаты шагыйрьләрнең бар иҗатын байкау түгел. Бу мөмкин дә түгел. Иҗатны бит аны бер калыпка гына салып булмый, шигырьне проза белән сөйләп чыгу да мөмкин булмаган эш. Аңлау һәм, билгеле, бәя бирү, шагыйрьләр кичергәнне йөрәктән үткәрү өчен аларның әсәрләрен үзеңә укырга кирәк. Бәяләр бәлки капма-каршы да булыр, әйткәнемчә, шигырьне һәр укучы үзенчә аңлый - үз тормыш тәҗрибәсеннән, белем дәрәҗәсеннән чыгып. Ә мин, үз чиратымда, шушы шагыйрьләр иҗатына бераз кызыксыну уята алсам, бик разый булыр идем. Һәм мин шуңа ышанам – шигырь яисә башка әдәби әсәр язылган икән, димәк, ул үз укучысын мотлак табачак дигән сүз.
Инсур Шәңгәрәев.
13-14 октябрь, 1994 ел.

Добавить комментарий