Инсур Мөсәнниф
Кулларыма каләм алам
Кулларыма каләм алам
Моң-зарлар баскан чакта,
Үкенечләр йөрәгемә
Авыр гер аскан чакта.
Кулларыма каләм алам
Йөрәк әрнегән чакта;
Һәм шулай ук, бер сәбәпсез,
Юкка әрләнгән чакта.
Кулларыма каләм алам
Сөйгәнем ерак чакта,
Күңелемне сагыш баскан
Табигать елак чакта.
Кулларыма каләм алам
Күңел үсенгән чакта,
Һәм шулай ук, “этлек” эзләп,
Дошман үченгән чакта.
Каләм алам, үзәк өзгеч
Чибәрләр күргән чакта,
Яшьлегемне искә алып,
Сагынып йөргән чакта.
Кулларыма каләм алам
Бер сәбәпсез кайчакта,
Әмма кәгазь чиста кала,
Хет бишкә ярыл, шартла.
Бер дә юктан җыр тумыйдыр –
Сәбәбе булса гына:
Йөрәгеңне ярып чыккан
Сагыш, сөю, моң, шатлыктан
Күңелең тулса гына.
8.12.1996.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кулларыма каләм алам. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 132-133 бб.