Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кояшлы көннәрдә

Дата написания: 
06 ноября 2016

Инсур Мөсәнниф
Кояшлы көннәрдә

Була шундый көннәр: кояш бары миңа,
Бары миңа гына нур сибә.
Дөрес, иртән чыга ул барысы өчен,
Ә аннан соң... килә исенә.
Болытлар да, аңлап, бик тиз узып китә,
Каплый калса кояш тирәсен.
Аңлый алар, кояш нурларының миңа
Барыннан да ныграк кирәген.
Кирәк дәртле җырлар язар өчен, яки
Тотар өчен... җитди имтихан.
Үрнәк алып шул кояштан, иртән таңнан
Салыр өчен Җирдә иҗтиhат*.
*Иҗтиhат – тырышлык.
5-6.11.2016.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кояшлы көннәрдә. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 183 б.