Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
Кояш белән тау шуабыз
Җирдә — кыш, күктә — кояш!
Җиргә ак кар түгелә.
Җиргә төшкән карлар инде
Тау-тау булып өелә.
Зәңгәр күктә дә сөзәк
Ап-ак тау — болыт йөзә.
Шатлана кояш, көлә, —
Болытка ятып җилә.
Кояшның тавы — болыт,
Безнең тауда кар туза.
Кайчак кояшның тавы
Кояшның үзен уза.
Без тауга чак менәбез,
Арып-талып бетәбез...
...Кояш бит бездән көлә, —
Тау аңа үзе килә!
19-29.12.1995.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур? Кояш белән тау шуабыз. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 2008, №№6-7.
Добавить комментарий