Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кое сатучы

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Кое сатучы
Хикәя

Бу хәлне түтәм сөйләгән иде. Әлеге дә баягы шул авыр сугыш елларын хәтерләп утыра торгач, исенә килеп төште.
— Әй, балакаем, авырлыкларны күрдек инде. Салымнары гына җитмәгән, заем, дип киләләр. Кәнсәләргә чакыртып алалар да, язылмыйча чыгармыйлар. Сатып түләргә мал-туар да юк. Анысы ит, тире салымына китә.
Күрше авылда Кави дигән кеше бар иде. Безгә туган тиешлерәк, хәзер мәрхүм инде, авыр туфрагы җиңел булсын. Үзе авыру, шуңа сугышка да алмаганнар. Өй тулы бала-чага. Бер чакыртканнар моны, ике чакыртканнар, өч тә барган. Соңыннан, йомышчыларны күргәч, качып кала башлаган. Шуннан өенә килгәннәр. Күрми калгандыр, ахры, прәме өендә туры китергәннәр. Ялыну, сорау юк анда, ә бары тик «языласың!» — бетте-китте. Кави, акчам юк, дип карый икән. Ай-ваена куймыйлар, ди. «Менә үзегез күреп торасыз, өйнең эче шыр ялангач, балалар ач, үзем авыру, хатыным йөкле». Ә тегеләрнең берсе наганын алып селти үк башлаган. «Әле син шулаймы, төгән дә фәсмәтән, син Гитлерга ярдәм итәсеңме, хәзер үк төрмәгә алып китәм», — ди икән. Упалнамучаннай булгандыр. Нәрсә эшләсен инде, бахыр. Башын иеп торган-торган да:
— Ярый инде алай булгач, бернәрсә эшләр хәл юк, коены сатарга туры килер. Сез көтеп торыгыз, мин хәзер сатып алучы табып киләм, — дигән дә, чыгып киткән. Тегеләр көтә дә көтә, ди. Бераздан кайсысыдыр аңлап калган:
— Туктагыз әле, ә коены сатып буламы соң?
Шуннан гына алданганнарын төшенгәннәр. Нинди авыр чакта да халык шулай мәзәккә урын таба иде. Шуңа Гитлер мәлгунь җиңә алмады безне, — дип, түтәм сүзен тәмамлады.
— Шуннан арытаба ни булды?
— Белмим, балам. Ни булсын, барыбер заемга язылырга мәҗбүр иткәннәрдер. Заманы шундый иде.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кое сатучы. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 105-106 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Кое сатучы. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 51-52 бб.