Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Китап – дустым

Дата написания: 
01 апреля 2018

Инсур Мөсәнниф
Китап – дустым

Бу дөньяда дуссыз яшәү
Мөмкин түгел, беләсез.
Бер дустым да юк, дисәләр,
Ышанмыйча, көләрсез.

Тугры дуслар күп минем дә,
Без бергәбез гелән дә.
Алар белән генә түгел,
Дус мин китап белән дә.

Әкиятләр һәм шигырьләр...
Ошый миңа барсы да.
Үзем белән алам китап,
Кая гына барсам да.

Чынлап әйтәм, ялганламый –
Бик күп китап-дусларым.
Әкият сөйләп, малайларның
Алам кайчак һушларын.

Китап миңа ярдәм итә
Мәктәптә дә, өйдә дә.
Шундый дуслар күбрәк булсын –
Яхшылыкка өндәгән.

Китап белән дус булсагыз,
Күбрәк булыр белем дә!
Китап – акыл чишмәсе ул,
Юлдаш Белем илендә!
31.03.-1.04.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Китап – дустым. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 226-227 бб.
2) Мөсәнниф Инсур. Китап – дустым. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 78 б.