Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Килде бит заманалар

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Килде бит заманалар
Хикәя

Бәләкәй малайның чалбарын ямап, тирән уйга чумып утырам. Кичә генә ямау салган идем, бүген тагын ертып кайткан. Хатын кулына тотып карау түгел, әйләнеп тә карамады. Газап чигеп булса да, бу эшне тәмам кылдым. Тик кәеф кенә күтәрелмәде. Нигә күтәрелсен, ди, ул?! Көч китте ирләр кулыннан, көч! Власть китте. Ничек сизми калдык соң без заманалар үзгәргәнен?! Тирә-ягыгызга игътибарлырак карагыз әле, ирләр: нинди генә хәлләр кылынмый да, нинди генә вакыйгалар юк. Заманасы шундый: хәзер өстенлек хатын-кызларда. Аларны хәтта «көчле җенес» дип атый башладылар. Ә без ир-ат мәхлукларга хатын-кыз язмышы төште. Савыт-саба, идән юу, кер чайкау, бала карау, утын кертү, мичкә ягу, икмәк пешерү, суга бару (хатын-кыз заты ишетә күрмәсен берүк, суга бару әллә ир-ат эше микән ул? Мөлдерәмә тулы чиләк белән судан кайту килешә бит безгә, ә, егетләр?)... хатын-кыз эшен тавык та чүпләп бетерерлек түгел икән. Ә алар кинәнде рәхәткә: эштән кайтып, диванга кырын төшеп яталар да, иренмәгәннәре гәзит-фәлән укыштыра, телевизор караштыра. Син пешергәнне ашап-эчә дә, тагын шул хәл.

— Булышсаң иде азрак, — ди башласаң, «болары ир-ат эше» дип, авызны томалап кына куялар.

Үзгәрде заманалар...

Кибеткә азык-төлеккә бару — ир эше. Балаларның берсен яслегә, икенчесен бакчага илтү — ир эше. Хатының эштән кайтуга ашарга әзерләп торырга да тиеш әле син. Аннан, азмыни өйдә вак-төяк эш? Чыдамасаң, бүре булып ула, тик, адәм көлкесенә каласың килмәсә, барысын да эшләп өлгерт!

Сүз уңае, егет белән кыз арасында да мөнәсәбәтләр үзгәрде. Кызлар кемне тели — шуны озата. Мәхәббәт-сөюләре турында алар сүз кузгата. Аяз, зәңгәр, йолдызлы төннәрдә: «Ач тәрәзәң, күтәр пәрдәң!» — дип җырлап җибәрергә дә күп сорамыйлар. Авызларыннан хәмер исе аңкытып, тәмәке тартып җибәргәннәре дә бихисап. Егет-җилән бер якта торсын! Ә ирләрнең килеш-килбәт ничек үзгәрде, ә? Озын чәч, буялган тырнаклы куллар — күрсәң, исең-акылың китәрлек. Сезгә сөйләп торуның кирәге дә юк инде, үзегез hәр көн күреп торасыз.

Хәтерегездәме, элек хатын-кызны: чәче — озын, акылы — кыска, дип кимсеткәннәр? Озын чәч үстергәч, ир-егетләрнең дә акылына зыян килмәде микән дип, кайсыдыр илдә бу өлкәдә гыйльми институт эшли башлаган, дигән сүзләр йөри. Булмас, димә.

Уйга бирелеп, хатынымның эштән кайтканын сизми калганмын, әнә. Колак төбемдә аның:

— Ник иркенләп утырасың, кибеткә, әнә, американский тампакс кайткан. Бар, йөгер тизрәк. Өстәп, суыткыч бирсәләр дә, тампакссыз кайтма, ишетсен колагың! — дигән тавышы ишетелгәч кенә уянып киткәндәй булдым.

Тфү! Җенләнде бит шушы хатын-кыз тампакс, дип.

Элек кибеткә hинд чәе кайтканын белеп калсалар, бар эшләрен ташлап йөгерәләр иде. Һаман шул бер балык башы. Картларның: «Чир китәр — гадәт китмәс», — дигәннәре дөрестер инде. Хет чурт булсын, бары тик чиратта торып, талашып ала торган әйбер булсын. Шулай сыкранып, шәп-шәп атлап бара идем, нәрсәгәдер абынып егылдым.

Егылуым булды, куркып, уянып киттем. Әллә төш, әллә өн — курка-курка гына тирә-якка күз йөгерттем. Андый-мондый хәл сизелми, барысы да элеккечә кебек. Өйдә дә үзгәреш юк. Хатынның кухняда чаж-чож ашарга әзерләп йөргәне ишетелә.

Күңелем тынычланды. Иркенләп киерелә-сузыла торып утырдым да, хатынга кычкырдым:

— Китер әле үтүкләнгән чалбар белән күлмәкне!

Юк, үзгәрми торсын әле дөньялар!

...Тик шулай да берничә көннән башыма уй төште. Ә чынлап та... үзгәрсә? Дөньяны әйтәм. Өйрәнеп тору комачау итмәс. Егет кешегә җитмеш төрле hөнәр дә аз, дигәннәрме? Беренче эшем су китерү булды. Дөрес, башта азрак аңлашылмаучылык килеп чыкты. Хатын күзен маңгаена мендереп арттан карап калуын әйтмим әле. Уң күршем Сәми, минем судан кайтуымны күреп, hушыннан язып егылды. Чиләкләрне ташлап, «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килде. Хәзер терелде инде терелүен. Тик минем чиләк шылтыратып суга баруымны күрсә, йөрәген тотып, тизрәк өенә сыпырту ягын карый.

Ә башкалар алай ук начар йөрәкле түгел бугай. Түбән оч Шәйми генә, мине күреп тигез җирдә абынып егылганнан соң, күз төбен күгәртеп йөри.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев И. Үзгәрде заманалар... Юмористик хикәя. "Коммунизм таңы", 25 апрель, 1981, №50.
2) Мөсәнниф Инсур. Заманасы башка шу-у-ул... Юмореска. "Яңавыл таңнары", 26.10.1995, №125.
3) Мөсәнниф Инсур. Килде бит заманалар. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 32-33 бб.

Прикрепленные файлы: