Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кеше күңелкәе кара урман

Дата написания: 
11 марта 2018

Инсур Мөсәнниф
Кеше күңелкәе кара урман

Кеше күңелкәе кара урман,
Бар син юл табып кара.
Кеше күңелкәе кара урман,
Бар, син юл салып кара.

Кеше күңелкәе кара урман,
Бүре дә очрар, бәлки.
Кеше күңелкәе кара урман,
Шүрәле кочар, бәлки.

Кеше күңелкәе кара урман,
Кояш күренмәс, бәлки.
Кеше күңелкәе кара урман,
Салкын сүрелмәс, бәлки.

Кеше күңелкәе кара урман,
Ничек чыдарсың анда?
Кеше күңелкәе кара урман,
Ничек чыгарсың аннан?

Кеше күңелкәе кара урман,
Шуңа керегез уйлап.
Кеше күңелкәе кара урман,
Аны йөрмәгез таптап.

Кеше күңелкәе кара урман,
Үлчәнгән булсын сүзең.
Кеше күңелкәе кара урман,
Бәлки, чакырыр үзе?

Кеше күңелкәе кара урман,
Алырсың бәлки сабак.
Кеше күңелкәе кара урман,
Табарсың бәлки сукмак.

Кеше күңелкәе кара урман,
Тик урман чикле түгел.
Кеше күңелкәе кара урман,
Әмма ул бикле түгел.

Кеше күңелкәе кара урман,
Тик табу кирәк юлын.
Кеше күңелкәе кара урман,
Ул сузар сиңа кулын.

Кеше күңелкәе кара урман,
Тик бар бит аңа ачкыч.
Кеше күңелкәе кара урман,
Кояшка кирәк баскыч.

Кеше күңелкәе кара урман,
Бәлки ачар ул колач.
Кеше күңелкәе кара урман,
Һәм балкыр анда кояш!
10-11.03.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кеше күңелкәе кара урман. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 219-220 бб.