Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кемнең “өе яна”?

Дата написания: 
24 октября 2016
Заметка: 

Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Кемнең “өе яна”?
Хикәя

Безнең халык – акыллы да, тапкыр сүзле дә. Кыскасы, сүзгә кесәгә кереп тормый. Кушамат бирү ягына килгәндә, бигрәк тә. Әйттеме – борчылмасаң да була – бу инде кешенең төгәл гадәт-фигыле дигән сүз. Күптән түгел бер авылда булып, моның шулай икәнлегенә тагын бер тапкыр инандым.
...З. авылына килеп җиттек. Биредә тракторчы М.ны табарга кирәк иде. Бер шофердан сорадык. Ул, аныклап (бу авылда бер төрле фамилия йөртүчеләр бихисап), каршы сорау бирде:
– Кайсы М.? “Өе янган”мы?
Юлдашым ирексездән елмаеп куйды hәм, раслап, башын какты. Шофер:
– Кайда булсын инде ул? Басуда, – дип җаваплады.
Мин, әлбәттә, берни аңламадым. Юлдашым төшендереп бирде:
– М. кайвакыт артыгын “салырга” ярата. Шундый бер начаррак ягы бар инде. Үзе, югыйсә, әйбәт эшче. Күрсәткечләр буенча алдынгы. Азрак “кырын төяп” алдымы, hичшиксез, “Враги сожгли родную хату” дигән җырны сузып җибәрә. Менә шуны авылдашлары сизеп алган да инде. Кайвакыт исәнлек-саулык сорашыр урынга, шаяртып: “Ничек, әле “өең янмыймы?”, – диләр.
Юлдашымның сөйләгәннәрен тыңлап тордым да, уйлап куйдым: каян беләсең, бәлки ул, кем әйтмешли, эчендәге “янгын”ны аракы белән “сүндерә”дер. Ә бәлки бу җыр күңеленә ошагандыр да, үзен оныттырмыйдыр? Аек баштан урамда җыр сузып булмый бит инде, ә салмыш чакта ничек тә ярый, барыбер гаеплиләр...
Без авылда булганда, М.ның “өе янмый” иде әле. Бәлки вакыты килеп җитмәгәндер, яисә күңелдәге “ут”ны иртәдән кичкә кадәр сузылган авыр эш баскандыр. Күпкәме икән, аны кем белә инде?
Авылда тормыш бер төрле, кызыксыз, шуңа да күпләрнең “өенә ут кабуы” да гаҗәп түгел. Ә аны “утлы су” белән сүндерми, ни белән басасың?

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Кемнең "өе яна"? Уймак хикәя. "Яңавыл таңнары", 24.08.1993, №98.
2) Мөсәнниф Инсур. Кемнең "өе" яна? Уймак хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 181-182 бб.