Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кем чиратын бирә?!

Дата написания: 
18 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Кем чиратын бирә?!

Бу дөньяда барсы да бар...
Бар шагыйрьләр... язучы...
Бардыр инде бер-берсенә
Качып чокыр казучы;

Бүләк, исем бирегез, дип,
Теләнеп кул сузучы,
Башкаларны читкә этеп,
Бар чиратсыз узучы.

...Шигырь-сүздә бар да юмарт,
Калҗалар – зур-зур таба!
Тик... тормышта кул кәкре шул,
Үз авызыңа таба...

– Мин андый түгел, – дисеңме?
Димәк, көтәм ахырын:
– Минем китап урынына
Чыгарыгыз аныкын!
18.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кем чиратын бирә?! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 325 б.