Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Казлар көтә шагыйрь

Дата написания: 
05 декабря 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Казлар көтә шагыйрь
Шаяру

...Күктән авыл өсләрендә янган
Таныш йолдызларны эзләем.
Ринат Шакир, “Башларымны искән җилгә куям...”.

...Бер караем әле, әйдә,
Якты йолдыз булып та.
Ринат Шакир, “Сыек кына якты төшә...”.

Әгәр кичен чәчәк тоткан ир-ат күрсәң,
Ул, мөгаен, гашыйк ир булыр.
“Авылымда – җиде урам”* - дип мактанса,
“Мине өйдә тотмагыз!”* - дип сөрәнләсә,
Казлар көтсә*, үзе йолдыз кебек янса,
Ул мотлак берәр шагыйрь булыр.
Әгәр шагыйрь булса, башка һичкем түгел,
Ул бары тик Ринат Шакир булыр.
* “Казлар көтәм”, “Авылымда – җиде урам”, “Мине өйдә тотмагыз!” – Р. Шакирның башкорт телендә чыккан китаплары исеме.
5.12.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Казлар көтә шагыйрь. Шаяру. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 93-94 бб.