Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кайтарыгыз алтмышымны!

Дата написания: 
03 февраля 2015

Инсур Мөсәнниф
Кайтарыгыз алтмышымны!
Флера апа Хәлфинага
80 яшьлек ханым монологы

- Утыз яшьлек яшьләр йөри,
Уфтанып та, сызланып:
«Яшь гомерләр үтте-китте…
Күзне ачып… йомганчы!..
Кайтарырга иде дә бит
Унсигезне - яшь чакны!
Белер идем ни эшләргә,
Ватар идем тау-ташны!»
Мин сиксәнне уздым инде,
Яшәүдән һич туймыймын.
Бик сагынып, алтмыштагы…
Яшьлегемне уйлыймын.
И, Ходаем, кайтар әле
Кайнар хисле яшьлегем!
Актарып тау, кыя-ташны,
Тагын бер кат яшьнәрмен.
Сиксән яшьтә авыррак шул,
Чак-чак атлый аягым...
Кайда калды соң, әй, минем
Алтмыштагы чакларым?
Күп сорамыйм… Теләгемне
Кабул итче, Илаһым,
Алтмыш - артык яшь бит, дисәң,
Алтмыш бишкә ризамын!
3.02.2015.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кайтарыгыз алтмышымны! (80 яшьлек Флера апа Хәлфина монологы). Шигырь. «Кызыл таң», №25, 3.03.2016.
2) Мөсәнниф Инсур. Кайтарыгыз алтмышымны! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 161 б.