Инсур Мөсәнниф
Кайсы сүрәт матуррак?
Бүләк итте әни миңа,
Төрле төсле каләмнәр.
Сүрәтләрем матур чыга –
Көнләшерлек рәссамнәр.
Маэмайны төшерәм,
Кояш, айны төшерәм,
Бәтине дә төшерәм,
Әтине дә төшерәм,
Әнине дә төшерәм,
Бәбине дә төшерәм...
Менә бара машина...
Песи – агач башында.
Ә бәбкәләр – чирәмдә,
Йөгерешә тирәмдә...
Кәгазь битен тутырам,
Аннан карап утырам.
Матур-матур сүрәтләр
Барысы да бер рәттә –
Тик кайсысы матуррак –
Кирәк берсен сайларга...
Үзем генә әйтә алмыйм,
Инде кемнән сорарга?
Карадым да... Ник сорарга,
Әйтте күптән әтием:
Юк торасы икеләнеп,
Иң матуры – әнием!
16.05.2018.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кайсы сурәт матуррак? Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 81 б.
Добавить комментарий