Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кайда сез, яшь талантлар?

Категория: 
Дата написания: 
14 июня 1994

Кайда сез, яшь талантлар?

Мин үзем күптән мәктәп яшеннән чыксам да (быел урта мәктәпне тәмамлауга 19 ел тула), “Өмет” гәзите эчендә чыгып килгән “Чаткылар” кушымтасын (балалар өчен гәзит эчендә гәзит) караштырып барам. Менә тагын аның чираттагы санын кулга алгач, бер яшерен өмет белән “Яңавыл районы” дигән сүзләрне эзләдем. Тик монысында да өметләрем акланмады. “Чаткылар”ның хәзер 73нче саны дөнья күрде, тик шушы гомер эчендә анда Яңавыл районыннан берәр укучының шигыре йә мәкаләсе басылдымы икән? Нигәдер, бер дә хәтеремдә юк.
Бу мәкаләне тагын бер максат белән язам. Бәлки минем сүзләрем берәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы намусына тияр, дигән өмет белән. Яңавыл районында да татар теле укытабыз, дигән булабыз. Тик шундый зур районда кайда соң ул татар телен һич югы бер кечкенә мәкалә язарлык белгән бер-ике укучы? Әллә татар теле укытучылары үзләре дә “Өмет” гәзите барлыгын, анда “Чаткылар” кушымтасы чыгып килүен белмиме? Шулай икән, “Өмет” гәзитен алдыручы якташларга үтенеп мөрәҗәгать итәм: шушы мәкалә чыккан гәзитне татар теле укытучыларына биреп укытсагыз икән. Бәлки араларыннан мәктәптә яшь хәбәрчеләр посты яки әдәби түгәрәк оештырып җибәрергә теләүчеләр табылыр. 20 ел тирәсе элек алар һәр мәктәптә диярлек эшләп килде. Араларыннан язучылар, журналистлар чыкмаса да, бу түгәрәкләрдә шөгыльләнү аларда нәфис әдәбиятка азмы-күпме мәхәббәт, һич югы кызыксыну уята алгандар, дип уйлыйм.
Ышанып әйтә алам, укучылар арасында язу-сызу эшенә сәләте булган яшүсмерләр шактый. Шул талантны үстерергә, юнәлеш бирергә, ярдәм итәргә генә кирәк. Бәлки бу аларга киләчәктә һөнәр сайларга да ярдәм итәр. Дөрес, журналист яки язучы һөнәрләре күп түләүлеләр исәбенә керми. Тик рухи байлыкка ихтыяҗны инкарь итеп, бары тик матди як турында гына уйлый башласак, дөнья кая барып терәлер? Тик мин ышанам: безнең илдә дә әдәбият әһелләре, матбугат эшчеләре кешечә яшәгән заманалар килер. Әнә бит, АКШта язучылар, журналистлар башкалардан ким яшәми.
Гәзитләргә мәкалә язучыларга да караш төрлечә. Кемдер хуплый, кемдер бу эшне ташларга үгетли, ачыктан-ачык орышучы кешеләр дә бар. Хәтта укытучылар арасында да. Моны үз тәҗрибәмнән беләм.
Минем беренче мәкаләм “Башкортостан пионере” гәзитендә 22 ноябрь, 1972 ел санында дөнья күрде. Сигезенче класста укыган чак. Шушы гәзиткә язылу барышы турында иде ул. Мәкаләм басылып чыкты һәм бөтен класс алдында бер укытучы белән минем арада шундый кыска гына сөйләшү булып алды.
– Кем кушты сиңа гәзиткә язарга?
– Берсе дә кушмады. Үзем...
– Һе, үзем...
Бу кыска гына сөйләшү минем хәтеремдә мәңгегә уелып калды. Аеруча соңгы “һе, үзем” дигән сүзләрнең нинди интонация белән әйтелүе. Яшерен генә мәкаләләр, шигырьләр, хикәяләр яза идем.
Гәзит-журналларга җибәргәләп торсам да (дөрес, шигырьләремнең берсе дә басылмады – басылырлыклары булмагандыр), мәктәптә берсенә дә күрсәтмәдем. 9нчымы, 10нчы класстамы, әдәбият укытучысы үзе кызыксынгач, ике шигыремне күрсәткән идем. Тик ул укып чыктымы, юкмы, бер сүз әйтми, кире бирде. Әллә шигырьгә үзаллы анализ ясарлык белеме булмадымы икән?
Мин ышанам: бар ул Яңавыл мәктәпләрендә дә каләм тибрәтүчеләр (һич югы үзе өчен булса да). Минемчә, үз гомерендә бер шигырь дә язып карамаган кеше бик сирәктер. Аеруча, гашыйклар, кызлар арасында. Аларны табарга, киңәш итәргә, ярдәм кулы сузарга гына кирәк. Һәм менә шундый киңәш бирердәй остазлар булмавы Алла биргән сәләтне яралгыда ук үтерә дә инде. Ә бу остазлар ролендә мин нәкъ үз эшен белгән һәм яраткан татар теле һәм әдәбияты укытучыларын күрергә теләр идем.
Кызганыч, без үскәндә республикада татар телендә балалар өчен гәзит юк иде. Мин үзем һәм яшьтәшләремнең күбесе Татарстанда чыккан “Яшь ленинчы” газетасын алдырдык, ничек кенә булса да, туган телдә укырга тырыштык. Магнитофон, телевизор, видео, күшәм (шул жвачка инде), “Марс”, “Сникерс”лар һәм башка бик күп нәрсәләр дә юк иде. Хәзерге заман балаларына: “Беренче тапкыр телевизорны сигезенче класста укыганда күрдем һәм карадым”, – дисәм, ышанырлармы икән? Тик бу нәкъ шулай. Ә менә бу вакытта мин 300гә якын китап укыган идем инде, дисәм дә ышанмаслардыр. Монысы да дөрес. Һәм бу минем беренче укытучым Рәсимә апа Гыйззәтова, соңрак татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадим абый Исламгалиевларның хезмәт җимеше, дип уйлыйм.
Һәм бүген минем туган тел укытучыларына соравым бар: киләчәктә сезне шулай дип хәтерләрдәй укучыларыгыз бармы? Бу сорау сезне бераз уйга салса, һич югында инде ачу, я үпкә тудырса, мин мәкаләмнең максаты үтәлде, дип үземне тынычландыра алам. Димәк, вакытым әрәмгә очмаган. Бәлки гәзитләрдә Яңавыл мәктәпләре укучылары язган мәкалә, шигырь, әкиятләрне дә укырга насыйп булыр әле, Алла боерса.
Инсур Шәнгәрәев, Яңавыл язучылар оешмасының әдәби конкультанты.
Басылган: «Яңавыл таңнары» гәзите, 16.07.1994, №82.