Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Карлар яуса, көрим әле

Дата написания: 
04 апреля 2018

Инсур Мөсәнниф
Карлар яуса, көрим әле

Шәһәр ишек алды. Бер эш тә юк,
Таза-сау ир-егет – эчкече.
Подъездда бар идән юуучысы,
Карлар яуса, бардыр көрәүче...

Йөрәк түзәме ни, карлар яуса,
Чыгып, көрәгемә тотындым.
Кем әйтмешли, кеше өчен эшләп,
Әллә оттым, әллә отылдым.

Тәрәзәдән карап, сул як күршем,
Миннән көлеп, карап, тик ятты.
Уң як икенчесе мыскыллап та,
Яки кинаяләп сүз атты.

...Күптән мәрхүм инде икесе дә,
Урыннары булсын оҗмахта.
Аллаһ Тәгаләнең хөкем бер шул...
Акыллы да калмый, ахмак та.
***
Аллаһыга шөкер, диим әле,
Ә мин һаман булса йөрим әле,
Бәрәкәт бит бары хәрәкәттә!
Карлар яуса, чыгып, көрим әле.
04.04.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Карлар яуса, көрим әле. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 233 б.