Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Каргага мәдхия

Дата написания: 
19 мая 2016
Заметка: 

Парк культуры и отдыха г. Янаул. 12.04.2017, День космонавтики. Фото Инсура Шангареева.

Инсур Мөсәнниф
Каргага мәдхия

Балалар каенга оя асты…
Шәһәр паркын кара карга басты…
Һәркайда сыерчык оялары…
Умартага карга сыяламы?
Иртә, кичен, хәтта ки төннәрен
Тыга алмый һич кем өннәрен.
«Балык юкта – кысла да, – дип, – балык»,
Белми әйтмәгәндер зирәк халык,
Мин дә шуңа разый, шөкер итәм:
Чөнки кануннарны хөрмәт итәм.
Нишлим инде, юк бит сандугачлар,
Сайрамыйлар алар, чөнки ачлар…
Ә каргалар… бала очыралар,
Күләгәгә безне постыралар –
Чөнки күктә карга көтүе бар,
Башка күктән… ние төшүе бар,
Сөям хәзер карга тавышларын,
Онытыла хәтта сагышларым!
Карга, сиңа шигырь багышладым:
Куркам, төшәр, диеп, "каргыш"ларың…
22.04.2016-19.05.2016.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Каргага мәдхия. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 177-178 бб.