Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кара гөлчәчәкләр

Дата написания: 
06 апреля 2018
Заметка: 

1-2 - чёрные розы; 3- чёрные тюльпаны; 4-5 - чёрные мальвы.

Инсур Мөсәнниф
Кара гөлчәчәкләр*

Меңәр төрле чәчәк бу дөньяда,
Күрсәң әгәр, күзләр камаша!
Ә минем яраткан чәчәгем
Ал да, ак та түгел, юк, башка...

Кара роза... Кара гөлчәчәк...
Нигә икән сезне яратам?
Кирәк түгел алы, кызылы...
Кара чәчәк диеп җан атам!

Кара күзләр, кара шомырт чәч...
Гүзәл була бит ул кара да!
Бер елмайса сиңа кара каш,
Якын меңәр чакрым ара да!

Кара кашың үзәк өзмәсә,
Сагыш тулы җырлар тумый ул!
Кайгы билгесеме, я – кара?..
Кара чәчәк ямьсез булмый ул!

Кара чәчәк, имеш, кайгыга...
Дөрес түгел сезнең сынамыш!
Кайгы төсе – кара түгел, юк,
Сары кайгылар бар, бар сагыш!

Кара бояр гөле**, лалә***... бар,
Болар да бит... матур чәчәкләр!
"Алар бар да гүзәл", – дип, сезне
Ышандырыйм икән ничекләр?!

Алар бар(ы)сы – үзе бер могҗиза,
Аерадыр бары үзгәлек.
Кайгы төсе түгел бер чәчәк тә,
Алар төсе – бары гүзәллек!

...Сәеррәктер бәлки, кем белә –
Һәр мизгел йөртсәм дә уемда,
Кара роза, кара гөлчәчәк –
Гомерлек хыялым ул миңа –
Тотканым юк чөнки кулыма...
Очратмадым тормыш юлымда...
* Гөлчәчәк – роза.
** Бояр гөле – мальва.
*** Лалә – тюльпан.
5-6.04.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кара гөлчәчәкләр. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 234-235 бб.