Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Капма-каршылыклы дөнья

Дата написания: 
04 апреля 2018

Инсур Мөсәнниф
Капма-каршылыклы дөнья

Бер яхшыга – бер яман.
Халык әйтеме.

Капма-каршылыклы, авыр дөнья...
Ак һәм кара, зәңгәр күк һәм болыт...
Авыр дөнья... капма-каршылыклы...
Шатлык тулы тормыш һәм сорылык...

Икейөзле ялган һәм хакыйкать...
Исән-имин еллар һәм корылык.
Янәш – рәхим-шәфкать һәм явызлык,
Дуслар – биш дошманга да торырлык.

Көннәр уза, аннан төннәр җитә...
Якты белән кара аралаша,
Ә тәүлекнең һәрбер мизгелендә
Яшәү белән үлем тарткалаша...

Бәлки сиңа берәү: “Сөям, – дияр, –
Синнән башка, – дияр, – тора алмыйм!”
Әмма бик тиз “күк”тән төшерерләр:
Икенчесе әйтер: “Күрә алмыйм!”

Дөнья тулы капма-каршы мәгънә...
Ике “мин”, ди, хәтта кешедә дә...
Бөтен сере бәлки шундадыр да...
Килешә алмыйбыз сүз белән дә...
Килешә алмыйбыз эш белән дә...
Үзебез белән дә, кеше белән дә...
02-04.04.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Капма-каршылыклы дөнья. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 229 б.