Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Каләмен штык итеп

Категория: 
Дата написания: 
21 мая 2020
Заметка: 

О поэте, писателе М.Атнагул-Буйском (Мухаметхан Хафизьянович Атнагулов).

Каләмен штык итеп

Шаулап-гөрләп 9 Май бәйрәме дә үтеп китте. Һәлак булганнарны искә алдык, исәннәрне хөрмәтләдек. Мәңгелек дан аларга!
...Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз дошманга каршы мылтык кына түгел, ә үткен каләм тотып та көрәшкән. Алардан берсе — шагыйрь, язучы М.Атнагул-Буйский (Мөхәммәтхан Хафизҗан улы Атнагулов).
Ул 1908 елда Бәдрәш авыл советының Кисаккаен авылында туган. Мәдрәсә тәмамлаган, Сарапулда укыган. Бәдрәш мәктәбендә укытучы, авыл Советында сәркәтиб булып эшләгән. Иҗат белән 1920нче елларның икенче яртысында шөгыльләнә башлый. Шигырьләре Мәскәүдә чыгучы "Октябрь баласы" журналында басыла, ул аның мөхәррире — Муса Җәлил белән хат алыша. Күпмедер вакыт Чистайда яши. Аннан Казанда Һ.Такташ, М.Җәлил белән бергә "Ялкын" журналында эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. Хикәяләре, шигырьләре, фельетоннары "Яшь көч", "Коммуна", "Кызыл Татарстан" республика, "Октябрь юлы" район гәзитләрендә, фронт басмаларында h.б. дөнья күрә. Берничә поэма, "Намус" исемле тәмамланмаган роман авторы. Әсәрләре аерым китап булып басылмаган. 1956 елда, сугыш яралары тынгы бирмичә, авырып, нибары 48 яшендә вафат була.
Инсур Шәнгәрәев.