Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Каерылган канатлар

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Каерылган канатлар
Хикәя

Гафият барып кергәндә вокзал, һәрвакыттагыча, үз тормышы белән яши иде. Пыяла дивар буена тезеп куелган каты урындыкларда автобус көтүчеләр кысылышып утырган, урын җитмәгәннәре төркем-төркем булып, җыелышып сөйләшеп тора, ары-бире йөрүчеләр, керүчеләр, чыгучылар да җитәрлек. Вокзал умарта күче кебек гөжли. Кассалар янында су буе чират тезелгән. Күрше шәһәргә билет алырга торучылар тәртип белән баскан, ә якын-тирә авылларга кайтучылар, җылыга җыелган тараканнар кебек, касса тәрәзәсе янын сырып алган. Этеш-төртеш, тавыш-гауга. Гафият туган авылына еш кайтып йөрсә дә, вокзал аша сирәк китә. Нигә дисәң, һәрчак кеше күп, ызгыш-талаш, ыгы-зыгы, билетлар, хәтта урынсызлары да, сатылып беткән була. Бик иртә чыгып, чират алсаң гына инде. Ә Гафиятнең алай бушка вакыт уздырасы килми, иң отышлысы — юлга чыгып «тавыш бирү». Хәзер юл яхшы — асфальт, машиналар өзлексез чаба, яисә шул ук «билет сатылып беткән» автобус шоферы туктап, утыртып алып китә. Акча эшлиләр — билет биреп тормыйлар, хәер, аны сораучы да юк, ул яктан халык тавыш кубаруны кирәк тапмый. Юл йөрүчегә акчасын шоферга бирде ни дә, вокзал кассасына түләде ни — барыбер. Артыгын таләп итмиләр бит, ә аңа теләгән җиренә мәшәкатьсез барып төшсә — шул җиткән. Ашыкканнар шәхси машина хуҗаларына биш, хәтта ун тапкыр арттырып түләп утырып китәләр. Гафиятнең дә шәхси транспортта, яисә дәүләт таксиенда шулай йөргәне бар. Хәзер халыкта акча күп, чүп урынына диярлек: «акча бездә бер букча!» Дәүләт ала белми икән — үзенә үпкәләсен. Ни өченме? Сон, шул Сәхип авылына зуррак автобус бирергә булмыймыни? Акча да шофер кесәсенә түгел, ә дәүләт кесәсенә керер иде. Тик юк инде, белмибез, юк, белмибез хуҗалык итәргә... Тоташ илне сүтеп корабыз, ә кеше турында кайгырта белмибез. Халык мондый очракта, җитәкчеләр үзләре автобуста йөрми, ә кеше кайгысы — төштән соң дип, белеп әйтә.
Өерелешеп басып торган халык арасына кысылып, урын тапкач, Гафиятне әнә шундый күңелсез уйлар биләп алды. Кешеләрне күздән кичерде. Күбесе — авыл халкы. Төрле йомыш, яисә кирәк-ярак артыннан район үзәгенә килгәннәр, чөнки авыл кибетләрендә жил уйный. Гафият еш игътибар итә: авыл кешесе нигәдер һәрчак шулай тынгысыз холыклы, нәрсәне дә булса эшләп өлгерә алмам, дип куркып, каударланып, чәбәләнеп яши. Аеруча хатын-кыз. Өлкәнрәк яшьтәгеләре бигрәк түземсез. Үзе этешә-төртешә тора, шул арада барлык гаилә тормышын, район үзәгенә нинди йомыш белән килүен сөйләп алырга да өлгерә. Берничә минут үтүгә аның кем икәнен, балаларының ничәү, кайда яшәгән-эшләгәнен белеп бетерәсең. Азрак күзенә туры карасаң, синең үзеңә дә сорау арты сорау яудыра башлый. Кая кайтасың, кем баласы, әти-әниең исәнме, авылыгыздагы фәлән-фәлән кеше нәрсә эшли, сау-сәламәтме — китә тезеп. Гафият андый авыл апаларын күп күргән, эше буенча да алар белән еш аралаша, гадәтләрен белә. Шуңа сорауларына иренми генә җавап бирә. Нигә рәнҗетергә? Болай да алар өлешенә авыл тормышы дигән көмеш ярыйсы төшкән, иртә картайткан. Үзенең әнисе белән дәү әнисен генә алганда да... Әнә, алар дип шулай атна саен авылга кайтып йөри бит инде ул.
Билет сатучы кыз да нигәдер һаман күренми. Автобус китәргә вакыт бар шул әле. Иркенләп торып сөйләшеп, чәй эчеп утыралар булыр. Аларга нәрсә, китәселәре, йә кайтасылары юк, план үтәлми, дип борчыласылары да юк — алар өчен халык хәтта кирәгеннән артык күп йөри.
Халыкны ерып, кассалар ягына үтәргә тырышкан күрше егетен күреп калды Гафият. Фәнит район үзәгеннән ерак түгел урнашкан училищеда укый, шулай ук атна саен кайтып-китеп йөри. Гафият абыйсын күрүгә, елмаеп килеп җитте.
— Гафият абый, син алдарак басып торасың, мә, миңа да ал әле, — дип Фәнит акча сузды. — Син арысаң, бераздан мин басармын. Хәзергә кибетләрне урап килим әле.
Гафият, ярар, дип, ризалыгын белдереп, баш какты. Фәнитнең артыннан карап калды. Аның да тормышы ал да гөл түгел. Әтисеннән иртә калды. Аннан әнисе бер ирне йортка кертте. Тагын дүрт балалары булды. Тик үги әтисе эчә иде. Гәүһәр үзе дә тормышта чарланган хатын, шау-шу чыгарырга маһир. Ә бит ире шундый эшчән, белмәгән һөнәре юк. Эшләгәндә эшли, тик эчсә генә бозылышып китәләр. Гәүһәрне авыл буйлап куалап йөртергә дә күп сорамый. Шулай яшәделәр-яшәделәр дә, Гәүһәр ире өстеннән берничә тапкыр авыл Советына барып, утыртам дип яный башлагач, тегесе ташлап чыкты та китте. Ул тумышыннан зимагур иде, болай йөрүе бер бүген генә түгел, читтә тагын ике хатыны, балалары бар, дип сөйлиләр. Чыгып китте дә, юк булды. Әле дә милиция эзли бугай. Ә ул шома кеше, берәр тыныч урында тагын шулай яшәп ятадыр әле.
Дөнья әнә шулай кызык инде ул. «Син үзең дә...» — дип уйлап куйды Гафият. Аны да тормыш аз якаламады. Дөрес, үзенең гаебе дә юк кебек инде. Авылдашлары да аның гаилә хәлен, барысын да энәсеннән җебенә кадәр белгәнгә, гаепләмиләр кебек. Киресенчә, жәллиләр. «Их, балам, синең дә бәхетең булмады инде, берүзеңә бигрәк авыр», — дип очрашып-сөйләшкән һәр авыл карчыгы кызганып кала. Авыл кешесе шундый киң күңелле инде ул. Үзен кызганырга кирәк әле аның, сау-сәламәт Гафиятне түгел.
Гафият тә әтисез үсте.
Хәзер ул моның өчен берсенә дә кенә тотып йөрми. Дөрес, әтисен дә, әнисен дә ара-тирә гаепләп алган чаклары булды. Анысы — бәләкәй чагында.
Гафиятләр ягы — урманлы як. Элек алар авылы янында урман аеруча бай булган, тирә-як колхозлардан килеп, агач хәзерләп ятканнар. Урманчыларның берсе әнисенә күз төшергән. Соңрак өйләнешкәннәр. Тик үги каенанасы яшьләрне сыйдырмаган, киленен, нигәдер, үз итеп китә алмаган. Ә килен күңеле — пыяла, саксыз кагылсаң — уала, диләр бит. Өч айлык улын алган да, әниләренә кайтып киткән. Йомшак холыклы әтисе яклап бер сүз әйтә алмаган. Ә аерым йортка чыгарга — ул вакытта кая аның акчасы, агачы. Хезмәт көне белән ерак китеп булмый шул. Дөрес, бераздан үзе күчеп килеп, хатыны авылында яшәп караган. Тик Гафиятнең дәү әтисе Солтангәрәй тагын алып кайтып киткән. Солтангәрәй картны соңыннан бик үкенгән, диделәр. Һи, эш узгач, үкендең ни дә, үкенмәдең ни. Әтисе өйләнгән, тик балалары булмаган. Әнә шулай япа-ялгызы үсте Гафият. «Нигә минем әти юк?» — дип үксеп елаган чаклары да була иде. Ә яклардай кеше кирәк булган вакытлары күп була ул әтисез баланың. Шулай да аңа үч тотып үсмәде. Вакыты булганда яисә юл төшкәндә әле дә баргалап тора. Улы бит, әйдә, күңеле буладыр. Кеше алдында: «Улым килгән», — дию генә үзе ни тора. Яше дә олы инде, бар юанычы шул Гафияттер, бәлки. Ә Гафият әтисен ят та итми, артык якын да күрми, әти тәк әти инде. Моңа аерым яшәү сәбәпчедерме, әллә башка нәрсәме, ул тәгаен генә әйтә алмый. Бу дөньяда Гафият, Ходайдан кала, бары тик әнисенә генә бурычлы. Әнисе фермада эшләгәндә салкын алдырган, инде озак еллар өметсез авырый. Дәү әнисе бар, анысы тома сукыр. Шулай да бер-берсенә күз-колак. Әнисе ике култык таягына таянып йөрсә дә, хәзергә күзләре бераз күрә, ә икенчесенең аяклары калтырап торса да, йөри. Ул да шулай ук гомер буе колхозда эшләгән, ә хәзер белүче дә юк. «Улыгыз бар, әнә, ул карасын», — диләр. Карый Гафият. Бүгеннән үз янына алыр иде. Тик торак шартлары... Ике кечкенә баласы, хатыны һәм үзе сыерчык оясыдай фатирга сыенып, булганына шөкер итеп, яшәп яткан көннәре.
Дөресен генә әйткәндә, аны болай ике арада сугылып йөрү ярыйсы гына җиләтте инде. Яхшылап өйдә дә була алмый, әнисен дә ныклап тәрбияли алмый. Ярый, ниһаять, бу хатыныннан уңды. Гафият аңа сокланып бетә алмый. Ә Зәлифәсе гаепләргә теләсә, сәбәбе җитәрлек. Хатын алып яшәп карады, аңарда баласы бар. Димәк, шактый акча тотыла дигән сүз. Юк, бер авыр сүз әйткәне булмады, гаепләп ник бер кырын карасын. Тфү-тфү, күз тимәсен. Ярата Гафиятне — бар сере шул. Дөрес, Гафият әйбәт кеше булса да (эчеп-тузып йөргәне юк), әллә ни өйдә булыша алмый, башка көннәрдә дә эштән арып, нервылары менә өзеләм, менә өзеләм, дип кайта, йә ялкаулык җиңә — күп авырлык хатынына төшә. Балалар белән ул көне буе өйдә. Ә ике яшь баланы каравы, тәрбияләве, эшкә йөрүе җиңелме-түгелме, башына төшкән кеше үзе генә белә торгандыр...
— ...Гафият абый... — дип кыюсыз гына эндәшүгә борылып караса, кем әле, э-э... Әлфрит басып тора. Әлфрит — беренче хатынының энекәше, ягъни Гафиятнең каенише. Әле мәктәптә, югары сыйныфта укый. Аны тиз генә танымады да. Үскән. Вакыт күп үткән шул инде. Унике ел. Әле ул чакта мәктәп яшенә дә җитмәгән иде.
— ...Билет ал әле, — дип әйтте каенише. Гафият аның тәүге сүзләрен аңламый калды.
— Бер кешегә ала идем бит әле... Ярар, күпләп бирсә, алырмын...
Әлфрит аның яныннан китеп, ниндидер малайлар янына барып басты, нәрсәдер әйтте дә. Гафияткә борылып карады.
Уйлары чуалып китте Гафиятнең. Гомер үтә икән бит. Улына да унбер яшь тулды хәзер. Ә нәрсә эшләп болай килеп чыкты соң әле аның тормышы?
Сафия белән алар бер мәктәптә укыды. Уку елларында аның бар икәнен дә белми иде. Ә мәктәпне тәмамлап берничә ел үткәч булган очрашу барсын да хәл итте. Бер күрүдә гашыйк булды дию — анысы хилафлык инде. Гафият машинада эшли башлаган чак. Урып-җыю бара. Яшь-җилкенчәк ындыр табагында төнгелектә ашлык чистарта. Сөйләшеп йөри торгач, еш очраша башладылар. Иртән таңны бергә аттырган чаклары да була иде. Ә аннан ул аңа колагыннан гашыйк булды. Кызык бит ул мәхәббәт! Шуннан китте инде. Алты чакрым ераклыктагы күрше авыл аның өчен туган авылы кебек якын төбәккә әверелде. Баш чайкарлык хәл бит — җиде ай буе шунда көн дә кич барып кайта иде. Үзе дә сизми калды — өйләнешеп тә куйдылар. Тик ул, мәхәббәтенә исереп, бернәрсә дә күрмәгән икән. Элек күп егетләр белән йөргән, диләр иде, дөрес булып чыкты. Сафия барысын да инкарь итте. Юк, аңардан мәхәббәте сүрелмәде. Тик шунысы — әнисе һәм дәү әнисе янында яшәргә теләмәде. Ике авыру кешене тәрбияләве, ай-һай, авыр шул — түземлелек, сабырлык кирәк. Олы йөрәк, киң күңел кирәк. Менә нәрсә җитми иде яшь киленгә. Ара-тирә Сафия:
— Әйдә, безнең авылга китик, яхшы яшәрбез, — дип сүз чыгара башлады. Гафият моңа артык әһәмият бирмәде, сүз ара сүз чыгып әйтелгән теләк дип кенә кабул итте. Аның мәңге әнисен ташламаячагын белә бит инде Сафия, ул хакта аз сөйләшелмәгән. Юк, үзенекен итте хатыны. Дөрес, игътибар да җитеп бетмәгәндер аңа. Назланырга ярата иде, наз да җитмәгәндер. Авыл тормышын кем белә — шул аңлыйдыр.
Беркөнне эштән кайтуына Сафия юк иде — ташлап киткән.
Юк, артыннан бармады Гафият. Утлы кургаш кебек әрнүен йотты, бөгәрләнде, өзгәләнде — барыбер бармады. Горурлыгын җинә алмады, дип әйтә алмый. Аның тормыш таләбе шундый иде — иреңне яраткансың икән, әти-әнисен дә яратырга кирәктер. Үзе кайда килен булып төшкәнен белә торып чыкты бит кияүгә. Ахры, исәпләре башта ук шундый булгандыр. Иң беренче чиратта үзен кайгырту ягын карый иде. Соңрак ачыклануынча, Гафиятне дә яратмаган ул. Алучы булганда чыгып калыйм, дигәндер. Чөнки ничә егет белән йөреп, берсе дә андый тәкъдим ясамаган. Нигә ясасыннар, билгеле... Ә Гафиятнең күзе томаланган иде: мин яратам — шул җитмәгәнме, дип уйлады, һәм ялгышты. Мәхәббәт ике яклы булырга тиеш, ә берең ярата, икенчең — яратырга рөхсәт итә түгел...
Гафият әти булачагын белде. Сафия янына сөйләшергә барды. Тик тегесенең кире килергә исәбе юк иде. Шулай бәлки үз дигәнемә ирешермен, дип уйлагандыр. Тик Гафият үзенең уллык бурычына хыянәт итә алмады. Аны үстерәм дип бүген әнә шулай утыра бит әнисе. Авыру килеш, кеше баласыннан ким булмасын дип тырышкан, укыткан. Үзе бер рәхәт күрмәсә дә, аңа булсын, дигән. Бар тормышын улына багышлап, башка кияүгә дә чыкмаган.
Шулай да, улы тугач барды, ризалатып, кире алып кайтты. Тик Сафиянең монда да үз исәбе булган икән. Янәсе, хәзер, улы да тугач, аңа иярми калмас. Аннан Гафиятне улының әтисе икәнен исбат итү дә җиңел булачак... Тик Гафият андый кеше түгел, үз улыннан баш тартуга бармаячак. Әнә ничек аның үзенә охшап тора...
Тик Сафия белән барыбер тормыш кора алмадылар. Бер сәбәпсез, әбисе килеп, кызы белән оныгын алып кайтып китте. Сафия белән Гафият арасында шундыйрак сөйләшү булды.
— Кайтып китәсеңмени инде?
— Кайтам шул.
— Нигә алай булгач кияүгә чыктың соң? Әллә... яратмыйсыңмы?
— Яратмыйм.
Шунда гына Гафиятнең аңына барып җитте. Сафиянең чибәр йөзен, тик ят күзләрен күрде. Яратмый... Ә яратмагач, нинди гаилә, нинди бәхет?!
— Ярар алайса, бар, — диде дә, башка сүз әйтмәде. Бүгеннән Сафия аның өчен юк иде. Ничек итеп улын юрганга төргәннәрен карап торды. Яз иде. Авыл очына кадәр озатып куйды. Киттеләр. Сафия артына борылып карамады. Төшке аш вакыты үткән иде инде. Гафият туры эшенә юнәлде. Нәрсә булганын да аңламый иде әле ул. Тик хыял сарайлары акрын гына җимерелә барганын тойды... Ун көн өметләнде әле. Ике күзе күрше авыл юлында булды. Ә аннан, көл астындагы куз сыман, соңгы өметләре дә сүнде.
Дөрес, баргалап, хәл белгәләп йөрде. Тик инде ике кисәк бергә ябышмады. Салкын иде аралар, улы да бозны эретә алмады. Мин әтисез үстем бит, ул да үсәр, дип уйлады. Билгеле, баланың бер гаебе дә юк, монда бары өлкәннәр гаепле. Тик Гафият хәзер бернәрсәне дә үзгәртә алмаячак... Шул көчсезлеге чыгырыннан чыгара да инде...
Сафия соңыннан кияүгә чыкмады. Гаиләле бер ир белән чуала, диделәр, дөрес булып чыкты. Менә күптән түгел бала тудырганын әйттеләр. Гафият аны һич гаепләми, моңа сөенә генә, чөнки улына иптәш булачак. Үзе дә япа-ялгыз үсте, ялгызлыкның ничек авыр икәнен яхшы белә. Булсын иде сеңлесеме, абыйсымы, энесеме — тормышы һич болай булмас, әнисен тәрбияләү дә җиңелрәк булыр иде. Тик хәзер кемне гаеплисең? Тормыш шулай инде ул — китапларда язганча, барысы да шома гына бармый. Хәзер китап укымыйлар, диләр. Нигә укысыннар — тормышчан түгел, ә тормыш бит бөтенләй башка. Вәт тормышны сүрәтләсәләр, чын тормышны — укырлар иде. Ә әкиятне алар инде балачактан ук укып туйган, аннан, әкият укырга яшьләре дә узган. Тормыш үзе юклы-барлы әсәрләрдән мең тапкыр мавыктыргычрак, кызыклырак, кызганычрак, авыррак... Кыскасы, көлкесе дә, күз яше дә җитәрлек. Һич югы, Гафият гомеренә...
...Этешә-төртешә билет алгач, Гафият Әлфритне эзләп тапты. Автобус китәргә вакыт бар иде әле. Шуңа тиз генә фатирына кайтып әйберләрен алып килергә кирәк — ул аларны әллә билет була, әллә юк, дип, күтәренеп йөрмәс өчен, алып тормаган иде.
— Менә, Әлфрит, билет, тиз генә акчасын бирегез дә... Ашыгам...
— Менә аңа иде ул, — дип, анысы бер бишенче-алтынчы сыйныфлар тирәсендә укыган малайга төртеп күрсәтте.
Тегесе, гаепле кеше сыман югалып калып, ирексездән кесәсен капшап карады. Андый хәрәкәтне акчасы булмаган кеше генә ясый. Әлфрит, аңлап калып, Гафияткә акча сузды.
Гафият урап килгәндә автобус китәргә тагын бер ун минутлап вакыт бар иде әле. Вокзал һаман үз тормышы белән кайный. Мичкә тәгәрәткән тавыш белән диспетчер автобус китүен хәбәр итә. Кемдер китә, кемдер килә, кемдер аерыла, кемдер кавыша. Кешеләр төрле якка таралыша. Бер уйлаганда, вокзал — тормышның нәкъ кечкенә үрнәге. Кешеләр азга гына очраша да, тагын аерыла. Тормыш та шулай... Очрашасың — табасың — югалтасың — онытасың...
Гафият күзе белән теге малайларны эзләде. Тик алар күренмәде. Менә, кызык бит ул — уйламаганда очраштылар да, үткәнен хәтеренә төшерделәр. Гафиятнен күңелен нидер тырный иде, җанын тынычсызлык борчый иде. Кызык, ничек булды соң әле бу? Ашыгып йөреп, нәрсәне күздән ычкындырды ул? Тик тегеләр күренмәде. Аның күңелен бер уй борчый, шуңа үз күзләре белән күреп, ышанасы килә иде. Автобуска утыра башлау турында игълан ителде, Фәнит тә килеп җитте, тик тегеләр булмады. Әллә соңга калдылар, әллә башка сәбәп тоткарлады.
Автобуста кайтканда да Гафият тынычлана алмады. Нәрсәне күз уңыннан ычкындырды? Нәрсә борчый күңелен? Вокзалдагы хәлләрне яңадан хәтереннән кичерде. Уйлары бишенче-алтынчы сыйныфлар тирәсендә укыган малайга җиткәч, кинәт аны кайдадыр күргән кебек булды. Тик кайда? Йөзе таныш сыман... Кайда күрде аны? Һәм... кинәт Гафиятне яшен суккандай булды... Шул ук йөз, шул ук каш-күзләр, авыз-борын... Соң, бу бит аның үзенең бишенче-алтынчы сыйныфта укыганда төшкән фотосүрәтенең төгәл күчермәсе!.. Аның улы!.. Йә, Хода! Менә сиңа очрашу-у-у... Шулай та була икән дөньяда! Гафият малайның үзен гаепле сизгән сыман, югалып калуын, ничек кесәләрен капшавын, кино тасмасын кирегә әйләндергәндәй, күз алдыннан үткәрде. Улы! Гафиятнең шиге калмады. Аның күңелен оялу катыш гарьләнү, гаҗизлек биләде. Нигә язмыш шулкадәр рәхимсез? Үзе әтисез үсүе җитмәгән, инде менә хәзер улы?.. Әллә бу ниндидер югары көч әмере белән эшләнәме? Кешенең язмышы маңгаена язылган, ди бит. Син күпме генә тырышма, аны үзгәртә алмыйсың... Яки бу үзенә күрә бер сынаумы? Сынау икән, аны ирләрчә үтә дә белергә кирәк. Ирләрчә... Ә ничек була соң ул — ирләрчә? Еламый-сыкрамыймы, әллә берни булмагандай, яши бирүме? Булганы — булыр, язганы шулдыр, дип?.. Сорау арты сорау, тик җаваплары гына юк. Һәм аларны гомер буе, кабергә кергәнче эзләргә дә эзләргә...
...Ә Билал, автобуска билеты булса да, аның белән кайтмады. Әнисе янына килеп йөргән абый, сеңлесе Гөлчирәнең әтисе була инде, танышлар юкмы, дип, кайтышлый вокзалга сугылган булып чыкты. Әлфрит абыйсы утыртып җибәрде.
Машина кабинасында сикерә-сикерә кайтканда Билал «үги абыйсы»на карап-карап алып, вокзалда очраткан әтисен уйлады. Таный ул аны. Танымаса, Әлфрит әйтер иде. Тәүдә күрмәгән иде, әле дә абыйсы күрсәтте. Тик:
— Исәнме, әти! — дип әйтергә кыюлыгы җитмәде. Әллә әйтәсе дә килмәдеме? Юк, янына килүен, берәр сүз әйтүен көтте. Ә ул танымады микән, ашыгып китеп барды. Элек, ул бәләкәй чакларда, еш кына хәл белергә килеп чыга иде. Аннан әнисе, әтиең өйләнгән инде, диде. Усал итеп тагын нәрсәдер әйткән иде, сабыйның хәтерендә калмаган. Дөрес, әле дә әйткәләп тора ул. Шуңа күңеленә «барысына да әтисе гаепле», дигән уй сеңеп бара. Сонгы вакытларда әтисенең килгәне дә юк. Ә килүен тели малай. Тик әнисе бит... «Очратсаң да, эндәшмә, безгә кирәкми ул», — дип талкып кына тора. Бу өлкәннәрне аңламассың...
Билалны «үги абыйсы» юл чатында төшереп калдырды, ике чакрым гына калды, инде җәяү дә кайтып җитәрсең, диде. Малай, олы юлдан читкә чыгып, чирәмнән атлады. Кечкенә аланлыкта туктап, җиләк ашап алды. Өйгә дә кайтасы килми нигәдер. Билал агач төбенә, күләгәгә утырды, аннан чалкан төшеп ятты, күккә карады. Күләгә төшкәнлектән, җиләс, үзе бер рәхәтлек хисе тоясың. Чикерткәләр чырылдый... Әллә елыймы? Яңадан әтисе, әнисе исенә төште. Нигә аның әтисе читтә яши? Кем генә булмасын, аңа әти, әни кирәк. Бергә яшәсеннәр!.. Тик юк, мөмкин түгел шул инде. Бары чынга ашмас хыял... Юллар аерылган, канатлар каерылган... Малайның тамак төбенә төер утырды, күзләренә яшь тулды. Егет булырга, күпме генә елап җибәрмәскә тырышмасын, күзләреннән яшь атылып чыкты, ул үксеп-үксеп елап җибәрде.
...Бу вакытта олы юлдан маршрут автобусы үтеп китте. Анда Гафият үз уйларына чумып, туган авылына кайтып бара иде. Кайчандыр якын булган авыл яныннан узганда, ул тәрәзә аша күз салды. Авыл уч төбендәгедәй җәйрәп ята. Анда аның улы яши... Йөрәген нидер чеметеп алды, хатирәләр яңарды... Тамак төбенә төер утырды.
...Ә бу вакытта кечкенә аландагы агач төбендә бер малай, тәгәри-тәгәри, тыела алмый, үксеп-үксеп елый иде...

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Каерылган канатлар. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 36-49 бит.