Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур Мөсәнниф
Интернет-комедия
Беренче күренеш.
Хатын (үртәлеп, кычкырып диярлек):
Кендек ачып, күкрәк-түш киереп,
Төшәләр бит фотоларга.
Бар законлы ире, бар баласы...
Ни җитми бу дураларга?!
Ир (үртәлеп, эчтән генә):
Кай төшләрен хотят, шуны ача,
Ни эшең бар синең анда!!!
“Миңа җитми бер ир генә!, – диләр, –
Кирәк сөяркә дә, дивана!!!"
Икенче күренеш.
Ир (үртәлеп, кычкырып диярлек):
Кендек ачып, күкрәк-түш киереп,
Төшәләр бит фотоларга.
Бар законлы ире, бар баласы...
Ни җитми бу дураларга?!
Хатын (үртәлеп, эчтән генә):
Кай төшемне хочу, шуны ачам,
Ни эшең бар синең анда!!!
Миңа җитми бер ир генә! Җитми!
Кирәк сөяркә дә, дивана!!!
21.08.2017-11.04.2018.
Добавить комментарий