Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Инде тарих булып калганнар

Дата написания: 
07 апреля 2017

Инде тарих булып калганнар
Ул Шәйморатов дивизиясендә хезмәт иткән

«Кызыл таң» гәзитенең 2010 ел, 22 майдагы 99 санында күзгә ташланган беренче нәрсә «Исемнәрен искә алыйк» дигән мәкаләдәге күмәк фотосүрәт булды. Хикмәт шунда, шәхси архивымда да шундый ук фоторәсем саклана. Ә аның тарихы шундый. Ерактанрак башлыйм.
Яңавыл районы hәм аның аерым авыллары тарихын, атаклы шәхесләренең тормыш юлын өйрәнү белән 1970-еллардан, мәктәптән үк шөгыльләнәм. Ул елларда берничә әйберем дә чыкты, шул исәптән түбәндә сүз барачак шәхес турында да. Билгеле, тарихын иң беренче «өйрәнгән» авылым үзем үскән (туган авылым — Эткенә язылган, хәер, мин анда нибары өч айга якын гына яшәгәнмен) кечкенә Урал авылы (Яңавыл районы) булды. Ул 1926 елда җир эшкәртү буенча иптәшлек (ТОЗ) буларак барлыкка килгән, бирегә тирә-як авыллардан кешеләр күченгән. Дөрес, үз тарихында 50 йорт-хуҗалыктан уза алмады, хәзер 30дан аз гына күбрәк. 1980 елларда аны оештыручыларның берсе — Хәлим Хәйбрахман улы Хәйбрахманов исән hәм авылда яши иде әле. Ә хәзер бу шәхеснең фотога бәйләнеше турында. Ул — гәзиттәге фотода икенче рәттә басып торучылар арасында сулдан икенче. Бер күрешү вакытында бу фотоны миңа нәкъ ул бирде дә инде. Ә бу фото ул Уфада редакторлар курсында (аның сүзләре буенча, бәлки курслар икенче төрле аталгандыр, мисалга, җаваплы секретарьлар курсы, дип, чөнки укуны тәмамлагач, ул "Октябрь юлы" район гәзитендә 6 ай җаваплы секретарь булып эшли) укыганда төшерелгән. Артында латин хәрефләре белән язылган тексты да бар. Анда алар шундый тәртиптә теркәлгән (әмма, минемчә, фотода төшкән тәртип буенча түгел): 1. Нигамәтуллин. 2. Алмаев (Чишмә). 3. Богданов (Әлшәй?). 4. Баязитов (преподаватель). 5. Рафиков. 6. Килдегулов. 7. Амантаев. 8. Иксанов (Ci - латинча). 9. Галиев (Макар). 10. Абдуллин (Хәлим бабай «Кызыл маяк» дип яздырган, әмма артындагы язуына караганда, Миякәгә (мәйәкә) охшаш). Фотода датасы да бар: 6/VIII.31 ел. Русча «Уфада төштек» дигән искәрмәсе дә бар. Хәйбрахманов (фотода 11 кеше урын алган) фамилиясе юк, әмма фото өстән киселгән, өстәге «Нигамәтуллин» язуы да яртылаш кына калган, әмма аңлашыла, ә менә кайдан икәне турындагы язуны танырлык түгел. Димәк, хәзер, hич югы, фотодагы өч шәхеснең төгәл кем икәне билгеле. Х.Хәйбрахманов - икенче рәттә сулдан икенче. Ул Баязитов дигән кеше бәлки шагыйрь Баязит Бикбайдыр, ул бу чорда "Башкортостан" гәзитендә бүлек мөдире булып эшләгән.
Х.Х.Хәйбрахмановның үзе турында. 1900 елның 24 декабренда (башка документта 12.04) элекке Бөре өязенең, хәзерге Яңавыл районының Йөгәмәш авылында крестьян гаиләсендә туган. Әтисе хуҗалыгында эшләгән. Революциядән соң Гражданнар сугышы вакытында туган авылы аклар кулында торып калгач, биредәге байтак яшь егетләр кебек, 1918 елда аклар тарафыннан мобилизацияләнә. Әмма 1919 елда алар часте кызыллар ягына чыга hәм 1924 елга кадәр кавалериядә хезмәт итә.
Йөгәмәшкә кайткач, авылда үз хуҗалыгында эшли, ә 1926 елда, берничә алдынгы карашлы кеше белән, качып-посып (чөнки ул чорда куркыныч була), яңача эшләүче хуҗалык оештыру турында сөйләшү өчен кеше мунчасына җыела башлыйлар (бу вакытка инде якын-тирә олысларда дистәдән артык шундый хуторлар, пүчинкәләр, авыл хуҗалыгы артельләре, җирне күмәк эшкәртү буенча кечкенә җәмгыятьләр аерылып чыга). Җыен җыеп, Йөгәмәш авыл җәмгыятеннән рөхсәт алып, яңа урында беренче өй туен 1927 елның 7 ноябренда ясыйлар. Арытаба башкалар күченә. Уставын теркәп, ТОЗга «Урал» дип исем бирәләр, соңыннан ул авыл исеме булып кала. Хәлим Хәйбрахманов 1927-1930 елларда бригадир була. Арытаба башкалар белән 1930 елда колхозга әверелгән hәм күрше Салих авылы белән берләштерелгән хуҗалыкта эшли. 1930 елның декабренда ВКП(б) әгъзалыгына кандидат, ә 1931 елның декабренда әгъза итеп алына. 1931 елда аны райкомнан Уфага редакторлар курсына укырга җибәрәләр. Аннан кайткач «Октябрь юлы» район гәзитендә җаваплы сәркәтип булып эшли. Әмма журналистика буенча китәргә язмый. 1933-1934 елда Аксәеттә (хәзер Тәтешле районында, ул чорда Яңавыл районына кергән) китапханә (изба-читальня) мөдире, бер үк вакытта партия ячейкасы секретаре була. 1934 елда үзе Мәскәүгә барып (документлары сакланган), тимер юл вагонында «Урал» колхозына 250 йорт куяны алып кайта, куян фермасы ачалар. Соңыннан ул колхозда шактый зур керемле тармакка әверелә. 1935 елда шоферга укып чыга. 1936 елда колхоз машина ала. Аны Х.Хәйбрахмановка бирәләр. Машинасы белән китеп, совет-фин сугышында катнаша (районнан киткән 30-40 машинадан алтысы гына «исән» кайта).
Бөек Ватан сугышында да катнаша Хәлим Хәйбрахман улы. Аның сугышчан юлы Башкорт кавалерия дивизиясе белән бәйле. Ул 19нчы гвардия Аерым медицина-санитария эскадронында хезмәт итә. Шофер буларак, алгы сызыкка сугыш кирәк-яраклары ташый, ә аннан яралыларны ала h.б. Дошман самолетлары hавадан турыдан-туры hөҗүм итүгә карамастан, машинасын да, яралыларны да һәрчак исән алып чыга. «Полк командиры Таhир Кусимов Чернушки дигән авыл өчен сугышта яралангач, аны госпитальгә мин илтеп куйдым», — дип горурлык белән искә алганы хәтердә. Сталинград мәхшәрен күргән сугышчы Днепрны да кичә, Белград, Варшаваны алуда катнаша. 1945 елның 14 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр барган һөҗүм операциясе барышында гвардия ефрейторы 200гә якын яралыны сугыш яланыннан алып чыга, бу батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Өенә, орденга өстәп, тагын «Батырлык өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре белән кайта. (Мөгаен, 1985 елда, башка ветераннар кебек үк, Ватан сугышы ордены белән дә бүләкләнгәндер, бихисап юбилей медальләре дә бардыр, тик миндә мәгълүмат юк). Сугыштан соң 1945-1946 елларда авыл Советын җитәкли. 1947 елга кадәр шофер булып эшли. Ә 1947 елда заводтан дизель ягулыгында эшләүче электр станциясе алып кайтып, аны үзе кора hәм шунда эшләп, ике авылга электр уты бирә. Аның соңгы еллары да колхозда эшләп үтте. Гомеренең ахыргы көннәренә кадәр — ә ул 1990 елда, туксан яше тулуга бик аз кала, вафат булды, Коммунистлар партиясенә тугры калды, партия взносын түләргә 3 чакрымлык күрше Салих авылына җәяү бара торган иде. Мәктәпләрдә еш булды, яшь буында патриотлык тәрбияләү өчен күп көч салды (әйткәндәй, беренче тапкыр генерал Шәйморатов фамилиясен аңардан ишеттем)... Хәзер инде үзенең дә оныклары, туруннары, аларның балалары үсә.
Илдар Юзиевның якташы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Эрот Якуб улы Зариповның «Ветеран» дигән картинасы бар. Анда өч сугыш ветераны Хәлим Хәйбрахман улы Хәйбрахманов сүрәтләнгән. Аннан безгә дөньяның ачысын-төчесен татыган, илнең бәйсезлеге өчен кан түккән инде чал тарих булып калган аксакал карап тора.
Инсур Шәнгәрәев.
Рәсемнәрдә: 1) Югарыда телгә алынган фоторәсем. 2) Фоторәсем артында - фотога төшкән кешеләр исемлеге. 3) Эрот Зарипов гравюрасы. «Ветеран» (Х.Хәйбрахманов).
Июнь, 2010 ел.

https://pamyat-naroda.su/awards/29793146
Награда Халима Хайбрахманова

Главная страница
Наградные документы
Хайбрахманов Халим

Общие сведения

Фамилия, имя, отчество: Халим Хаибрахманович Хайбрахманов
Дата рождения военнослужащего: __.__.1900
Время поступления на службу: 02.02.1942
Место призыва: Янаульский РВК, Башкирская АССР, Янаульский р-н
Воинское звание на момент награждения: гв. ефрейтор
Место службы: 16 гв. кд

Награда

Чем награждён: Орден Красной Звезды
Дата представления к награде:

Дата совершения подвига: 14.01.1945-28.02.1945,22.04.1945

https://pamyat-naroda.su/awards/33070493
Награда Халима Хайбрахманова

Главная страница
Наградные документы
Хайбрахманов Халим

Общие сведения

Фамилия, имя, отчество: Халим Хайбрахманович Хайбрахманов
Дата рождения военнослужащего: 12.04.1900
Время поступления на службу: 12.11.1941
Место призыва: Янаульский РВК, Башкирская АССР, Янаульский р-н
Воинское звание на момент награждения: гв. ефрейтор
Место службы: 19 гв. омедсанэск* 16 гв. кд

Награда

Чем награждён: Медаль «За отвагу»
Дата представления к награде:

Дата совершения подвига: 23.07.1944

Описание подвига или заслуг
Медаль «За отвагу» Халима Хайбрахмановича Хайбрахманова
Архивный источник
*19 гв. омедсанэск - 19-й гвардейский отдельный медико-санитарный эскадрон.