Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Иман кайта

Дата написания: 
05 октября 1996
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Иман кайта

Чыгышы белән Яңавыл районыннан булган
Горький тимер юлы Казан бүлеге ремонт-төзелеш
кооперативы рәисе Риф Зәкәрия улы Фәттахов
туган авылы Вәрәштә мәчет төзетте

Зур юллардан читтә бер авыл бар,
Мәчет тора ямьләп тыкрыкны.
Нурын чәчә күккә ярым ае –
Азан яра үле тынлыкны.
Милләтпәрвәр егет салды аны
Әнисенең сайлап нигезен.
Барча аналарга һәйкәл аның
“Шәмсенәһар” дигән исеме.
Ул аралап торыр явызлыктан –
Ана догалары изге ул.
...Рух яңарган, өмет белән бергә
Иман кайткан изге мизгел бу.
Караңгылык һаман баса барган
Авыл өстен нурга күмде ул.
Кем имансыз дияр халкым күңлен? –
Юк, бетмәгән иман – күрде ул.
Көрсиләрен күңел төпкеленә
Дәһриләрдән ерак яшергән.
Бар карадан арчый бүген күңлен
Һәм киенә хәтфә яшелдән.
...Зур юллардан читтә бер авыл бар,
Мәчет тора ямьләп тыкрыкны.
Иман нуры чәчә алтын ае,
Азан яра үле тынлыкны.
28.09.-5.10.1996.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Иман кайта. Шигырь. "Дин вә заман". "Яңавыл таңнары" гәзитенең 11.01.1997 ел, 5 санына 1 санлы кушымта.
2) Мөсәнниф Инсур. Иман кайта. Шигырь. "Кызыл таң", 13.11.1997, №217.
3) Мөсәнниф Инсур. Иман кайта. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 1120-121 бб.