Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Илледә туган буталчык уйлар

Дата написания: 
27 декабря 2007

Инсур Мөсәнниф
Илледә туган буталчык уйлар

Нинди адәм икәнемне
Инде белә барысы.
Тырышсам да сиздермәскә
Салып җаным ачысын.
Күренмәс зат түгел кеше —
Беләләр бит барыбер.
Барысы бергә белмәсә дә,
Белә hәркем нәрсәдер...
Кемдер белә, яшерсәм дә
Бик нык итеп эч серем.
Кемдер көлә — авыз ерып,
Кемдер көлә — яшерен.
Кемдер карый бик тә сынап,
Кемдер исә — мул сыйлап...
Кемдер карый бер — уңайга,
Бер — кирегә нык сыйпап.
Күрми диләр мәллә мине:
Күзәтәләр, күзәтәләр...
Минем кебек эшлә, диләр,
Кире, диләр, төзәтәләр...
Кемдер карый кызыксынып,
Яки кашын җыерып.
Бардыр инде караучылар
Көнләшеп hәм кызыгып...
Булды кеше көлдергән дә —
Уттай янды ак йөзем...
Җиткәнен дә сизми калдым
Гомеремнең чал көзе.
Нидер эшләнгән дә кебек,
Эшләнмәгән дә кебек.
Эшләнмәгән, сөелмәгән...
Нигә йөрдем соң җебеп?
Белмим әле нишләргә дә:
Yкенимме, көимме?
Җавапсыз сөю килсә,
Кире кагыйм, сөимме?
Нинди кеше икәнмен дә,
Рәнҗетмәдем соң кемне?
Башкаларны түгел инде,
Әйе, әйе, нәкъ сине.
Бер давыллап, бер тынычлап,
Яшьлек узды — күрмәдем...
Әмма әле беркайчан да
Хисләр тузды, димәмен.
Алда көннәр бар бит әле —
Һаман нидер көтәм мин.
Алда бәхет чакыргандай,
Йөреп ятам «син» дә «мин».
Гашыйк булган да кебекмен,
Yзгәргән дә кебекмен...
Соңгы сулышым алдыннан
Җилкенгән дә кебекмен...
Нинди кеше икәнемне
Инде үзем дә белмим:
Елыйсым килсә дә түзәм,
Кызык булса да, көлмим.
Матур тәтәйгә кызыккан
Әллә инде сабыймын...
Бары илле яшьтә туган
Чал чәчле бер самыймын...
Бары шуны беләм-сизәм —
Илле тулды — нәкъ вакыты
Яшәү өчен җиң сызганып,
Башны өскә калкытып.
Гүзәлләр дә карар әле,
Минме әле сөймәслек?!
Сөйгәнем — иң гүзәле, дип,
Борын чөеп йөрмәслек?!
Яшик әле, ни булса, шул...
Ни күрсәтер язмышлар...
Булсын бары өмет күбрәк,
Һәм азрак — зур ялгышлар...
Җирдә әле эшләр бар...
27.12.2007.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Илледә туган буталчык уйлар. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 148-150 бб.