Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Илдарлы Ямады

Дата написания: 
09 июня 2018
Заметка: 

Ссылка на песню "Кайтам инде" - Илдар Юзиев сүзләре, Сара Садыйкова көе: https://ok.ru/video/9580448393

Инсур Мөсәнниф
Илдарлы Ямады

Бу авылда кемнәр туган, үскән
Бәхетлеләр тормыш юлында.
Ямадыдан олы юлга чыкты
Илдар дигән шагыйрь улы да.

Ямадыда канат ныгытса да,
Шигъри үрләр алга әйдәде;
Әйдәде дә, үткен каләм биреп,
Казан белән аны бәйләде.

Бәхетен дә, олы даннарын да
Тапты шагыйрь шәһри Казанда.
Әмма туган ягын сагынгандыр
Сагыш тулы шигырь язганда.

“Онытмадым сине, онытмадым,
Бер кайтырмын әле”, – диде ул.
Җыенгандыр әле кайтырга да...
Вәгъдәсендә тора иде ул.

Каш өстенә кулын куеп хәтта,
Көтте аны, көтте Ямады...
Тик күрешү насыйп булмаган шул...
Китте шагыйрь улың... Кайтмады...

Зәмһәрирдәй кышкы салкыннарда
Кайтты “вафат” дигән хәбәре...
Даннары да кайтты, шигырьләре...
Тик еракта бары кабере*.

Әмма авыл сиңа мең рәхмәтле,
Бар дөньяга аны данладың:
Хәзер бит ул тарих битләрендә –
Юзиев Илдарлы Ямады.
8-9.06.2018.
* Илдар Юзиев (3.01.1933-21.12.2004) Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында (русча Ново-Татарское кладбище) җирләнгән.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Илдарлы Ямады. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 258-259 бб.