Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Һәйкәл

Дата написания: 
05 апреля 2017
Заметка: 

Фото из интернета.

Инсур Мөсәнниф

Һәйкәл
Я памятник себе воздвиг нерукотворный...
А.С.Пушкин, "Памятник".

Һәйкәл салдым мин үземә –
Әллә ни зур да түгел.
Хикәя hәм шигырьләрем –
Һәйкәлем нәкъ шул үзе.

Тик уйланам: кемнәр генә
Бәяләр соң бу эшем?
...Бик ризамын аңа көн дә
Килсә ике-өч кеше...
5.04.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Һәйкәл. Шигырь. “Тулпар”, 2018, №1 (гыйнвар-февраль), 79 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Һәйкәл. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 188 б.