Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Хәтеремнең чүп-чар савыты

Дата написания: 
19 января 2017

Инсур Мөсәнниф
Хәтеремнең чүп-чар савыты

Хәтеремнең чүп-чар савытына
Бик күп нәрсә, әйе, ташланган...
Изге эш тә шактый гына анда...
Кайсы берсе яңа башланган.
Иң күбесе анда – истәлекләр.
Шактый икән оят эшләр дә...
Кире кайтып, булмый шул төзәтеп,
Белмим хәтта инде нишләргә...
Урын табып, ташлар идем дә бит,
Качып булмый, булмый... үзеңнән.
Качып булмый оят эшләреңнән,
Саксыз әйткән каты сүзеңнән.
Кемдер бәлки инде оныткандыр,
Хәтерләргә юктыр вакыты...
...Ни кызганыч, тула гына бара
Хәтеремнең чүп-чар савыты.
19.01.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Хәтеремнең чүп-чар савыты. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 185 б.