Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Һәрнәрсәнең тәртибе бар

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Һәрнәрсәнең тәртибе бар
Хикәя

Көн дә, төшке ашка кайтканда, юл уңае кибеткә сугылып, икмәк-сөт алу минем өскә йөкләтелгән. Моның бер авырлыгын да күрмим, нигә дисәң, гаилә йөген бергә тартсаң гына җиңел була, дип бәләкәйдән үк оеткы салганнар.
Тик иң яманы әлеге дә баягы шул чират инде. Санаулы гына минутлар сизелми дә үтеп тора, төш вакыты да кыскара, ә бит өйдә ашарга әзерләп, капкалап алырга да өлгерергә кирәк. Һәм көн дә шуңа игътибар итәм: чиратның яртысын пенсионер әбиләр тәшкил итә. Ә үзләре һәрнәрсәгә шикчел карый бит әле алар. Йә акчасын алдан әзерләп тормый, янчыгын икмәкне йә сөтне букчасына салгач кына чыгара, аны ашыкмый гына чутлый, сатучыга суза. Тик акчасы һәрчак ким булып чыга. Сатучы: «Тагын фәлән сум кирәк, әби», — ди. Ә әби акча янчыгын күптән төйнәгән, бик тирәнгә яшереп тә өлгергән була. Яңадан шул ук күренеш кабатлана. Чиратта торучы яшьрәкләр шаулаша башлый — аларга өенә йөгерергә, аннан-моннан капкалап, кире эшенә юрттырырга кирәк. Бер әби алып китә, аннан икенчесе... Һәрберсенә кимендә бер-ике минут кирәк булганда да, чиратта утыз-кырык кеше торса, үзегез исәпләп карагыз инде.
— Әби, сез бит көне буе өйдә утырасыз, кибеткә нәкъ төшке аш вакытында чыкмасагыз булмыймыни соң? Һич югы, ярты сәгатькә иртәрәк, йә соңрак килсәгез, үзегез дә болай интекмәс, эшкә йөрүчеләр дә сукранмас иде, — дип әйтеп карадым берсенә.
— Анда синең эшең булмасын, кайчан телим, шунда чыгам, — дип кенә авызны томалады бу. Шулай да икенчесе, бераз йомшара төшеп, сер пәрдәсен азрак күтәрә төшүне кирәк тапты:
— Һии, балакаем, һәрнәрсәнең тәртибе бар, дигәндәй, алай кызыгы буламыни аның? Кешеләр арасында бераз бәрелеп-сугылып йөрмәгәч, чиратта этешеп-төртешеп тормагач, бераз тел чарлап, йә әрләшеп-әйтешеп алмагач, кибеткә йөрүнең ни тәме? Гомер буе шулай өйрәнелгән инде, хәзер бизеп булмый. Шулай булмаса, яшәүнең бер яме дә калмас иде безнең өчен. Болай да көне буе дүрт дивар арасында утырасың. Балаларның, кич эштән кайтканда, синең белән сөйләшеп утырырга ни хәле, ни теләге калмый, кайта да, «ах-ух» итеп урынга егыла, йә «Руза-Мария» карыйм дип, шул тилибизергә кадала. Аннан ашарга әзерли, ирләр гәзиткә ябыша. Әнә шулай гомере үтә инде карт-корының. Ә син, йә иртәрәк, йә соңрак чыгып булмыймы, дисең... Ә үзеңә пенсиягә еракмы соң әле, балам? — дип йөземә карады.
— Ерак әле, ерак, әбекәй!.. — дип, икмәк-сөт алып, алдан әзерләнгән акчаны түләп, ишеккә юнәлдем.
Чиратта миннән артта торган һәм әле генә соравыма җавап биргән әби, тәмен белеп кенә акча янчыгын чишеп калды. Иманым камил, сатучыга сузган акчасы аның, билләһи газим, һәрвакыттагыча, тиешледән ким булып чыгачак.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Һәрнәрсәнең тәртибе бар. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 88-90 бит.
2) Шәнгәрәев Инсур. Һәр нәрсәнең тәртибе бар. Юмореска. "Яңавыл таңнары", 22.09.2001, №111.
3) Мөсәнниф Инсур. Һәр нәрсәнең тәртибе бар. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 45-46 бб.