Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Хәлләр ничек?

Дата написания: 
24 октября 2016
Заметка: 

Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Хәлләр ничек?
Уймак хикәя

Элек таныш-белеш, урамда, я юлда очрашканда, бер-берсенә ерактан ук:
– Хәлләр ничек? – дип кычкырып килә иде. Соравына күрә җавабы да әзер:
– Гөлләр кебек, – яисә:
– Ал да гөл, калганын үзең бел.
Бу күнегелгән сүзләрне ишетү үк күңелләрне ничектер күтәреп җибәрә иде.
Ә хәзер?
Хәзер дә кешеләр бер-берсеннән хәл сораша. Тик...
Бер көнне танышымны очраттым. Гадәттәгечә, тел очыннан:
– Хәлләр ничек? – дигән сүз ычкынды.
– Ашауга карап, – дигән җавап ишетеп, аптырап калдым.
Тормыш монда да төзәтү керткән икән. Их-ма...
Хәлләр ничек, кардәшләр?

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Хәлләр ничек? Жанры билгеләнмәгән. "Яңавыл таңнары", 29.02.1992, №26.
2) Шәнгәрәев Инсур. Хәлләр ничек? Уймак хикәя. "Кызыл таң", 7.03.1992, №47.
3) Шәңгәрәев Инсур. Хәлләр ничек? Уймак хикәя. "Татарстан яшьләре", 13.08.1992, №78.
4) Мөсәнниф Инсур. Хәлләр ничек? Уймак хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 181 б.