Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Хикмәт бары шунда...

Дата написания: 
02 апреля 2018

Инсур Мөсәнниф
Хикмәт бары шунда...

Һәркемнең дә ошбу Җирдә
Җаны яткан Эше бар;
Һәр кешенең Ходай биргән
Үз Тиңе, үз Ише бар.

Хикмәт бары тайпылусыз
Максатыңа баруда,
Гомер юлың кичү өчен
(һәм бәхетле үтү өчен)
Ишең, эшең табуда.
2.04.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Хикмәт бары шунда. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 227 б.