Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Һаман шыр наданмын

Дата написания: 
08 февраля 2021

Инсур Мөсәнниф
Һаман шыр наданмын

Акыл керү түгел – туу белән
Бик зур «гыйльми эш»кә тотындым
(Тик әлегә берни аңламадым:
Әллә оттым, әллә отылдым).

«Фәнни эш»ем шуннан гыйбарәттер:
Кеше дигән затны өйрәндем...
Шушы эштә байтак типкәләндем...
Әле сүндем, әле көйрәдем...

Үтеп китте ничә дистә гом(е)рем,
Әмма торам бер үк урында.
Бер биткә дә сыймый бар белемем –
Адәми зат – кеше турында.

Һаман берни белмим, аңламыйм да...
Ниндилеген Кеше затының:
Бөек, даһи акыл иясеме,
Яки күндәм эш-йөк атымы?..

Бармы аның тик бер исеме?
Нинди аның булмыш-җисеме?
Әллә инде юха песиме?..
Усал ерткыч, җитез киекме?..
Сүзсез малмы яки терлекме?..
Хайван, җанвар яки җәнлекме?..
Аҗгыр аҗдаһа һәм диюме?..
Койрыклы һәм йонлач, мөгезле,
Сихри көчкә ия... пәриме?
Явыз иблис, шайтан я җенме?
Фәрештәдәй изге бер җанмы?
Һәм китәрә бер уй исемне:
Әллә болар... – бер үк кешеме?!

Аңламадым... инде аңламам...
Китәм Җирдән шулай шыр надан...
30.12.1957 (туу көне)-8.02.2021 (язылу көне).