Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

"Гомер сәхрәсе. Бик еракларда..."

Дата написания: 
28 марта 2018

***
Инсур Мөсәннифкә

Гомер сәхрәсе. Бик еракларда
Үрләр тоташканнар офыкка.
Киң адымнар белән берәү атлый
Үзе генә белгән сукмактан.

Аркасында авыр гына капчык,
Капчыгында җыйган белемнәр.
Шигъри юллар, җитди уйланулар,
Мыек астан гына көлүләр...

Илһам кошы юлдаш булсын аңа,
Юлбасарлар юлын япмасын.
Зиһен көче түккән хезмәтенең
Җимешләрен халык мактасын!

Ширин Ефремова (Садрисламова).