Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Газ

Дата написания: 
27 февраля 2019

Инсур Мөсәнниф
Газ
Юмореска

Иртәнге сәгать дүрттә телефоным шылтырады. Бәләкәй чакта бергә буада ыштан белән балык сөзгән авылдашым, хәзер күрше авылда яшәүче Мокамай икән. Куанычы хәтта трубка аша килеп җиткән җиде йөз грамм “фанфурик” исеннән үк сизелә иде.
– Ы-ы-ыйк, яшьти, ә, яшьти, – ди бу, – шатлыгым белән уртаклашасым килә.
– Нәрсә, әллә былтыр югалткан заначкаңны таптыңмы, – дим.
– Табарсың, тапмый ни! Хатын аны былтыр ук тапкан инде, быелгысын тапкач әйтте.
– Соң, әйт инде, нидән шулай шатлыгың ташты! – дим, инде ачулана башлап. – Сәгатьнең ничә икәнен беләсеңме? Мине тәмле йокыдан уяттың.
– Беләм, әнә бит дүртне күрсәтә, кояш та баемаган әле.
– Син үзең әле дә баемаган! – дип кызам. – Көндезге түгел, иртәнге дүрт!
– Һай әттәгенәсе, шулаймы ни! Ә мин әле генә унынчы тапкыр... ы-ы-ыйк, мәй... чәй кайнатып эчтем, ы-ы-ыйк, шуңа сөенечтән шылтыратырга булдым, сине онытканмын, бер иллеләп кеше белән сөйләштем инде, – ди.
– Маладис, – мин әйтәм, – илле кешенең каргышы белән тамугъка чиратсыз кертерләр инде. Кесә телефоны сатып алгач, иртәнгә кадәр йөз кешегә шылтыраткан идең бугай, димәк, бонусың йөз илле булган инде...
– Тукта әле, кызма! – ди. – Ә нигә син минем чәйне нәрсәдә кайнатканны сорамыйсың?
Моны ишеткәч, күз чак маңгайга менмәде:
– Әллә, электрыңны сүндергәч, өй уртасына учак ягып кайнаттыңмы?!
– Шаяртма әле! Менә синең газың бармы? – ди бу. Җан өткеч сорау бирмәсә дә була бит инде, белеп тора – юк, юк, юк, тагын бер тапкыр юк! Әмма безнең район күптән йөз працинты белән газлы инде! Мисалга, райондагы ун мең йорт исәпләнгән йөз авылда барлыгы йөз плитә урнаштыралар да, йөз працинт булды, диләр. Путин кая карый, нигә алдакчы-машенникларны тотып, арт саннарын сыек тал чыбыгы белән суктырмый? Ә бит аны алты ел саен сайлау комиссияләре президент итеп сайлап тора. Шулайрак дип җавап бирдем, җөмләләрне бергә кушарга ярдәм иткән теге матур сүзләрдән унлабын да өстәдем. Аңлады, ахры.
– Ә минем бар, кичә үткәрделәр!!! Чәйне газда кайнаттым!!! – дип колакны ярып сөенечен уртаклаша бу. – Значитса, йөз дә бер булды!
– Котлыйм! – мин әйтәм, – хәзер үлсәң дә үкенмисең инде болай булгач! – Ну үзем көнләшәм инде, чак шартламадым, валлаһи! Алкашларга бәхет гел елмая инде ул. Әллә миңа да эчә башларгамы соң?!
– Ә менә синең газың бармы?! Юк! Синнән уздырдым бит тәки, ә, яшьти? Акчаңны түлә дә, рәхәтләнеп яндыр да яндыр, – ди бу, шаркылдап көлеп. Ачуымнан шартлар хәлгә җиттем, ә андый чакта минем ашказанга әллә нәрсә була, элек институтта имтиханга керер алдыннан гел шулай интектерә иде.
– Нигә булмасын, минем дә бар газ! – дим. – Минеке бесплат та әле!
– Кит әле, булмаганны! – ди бу, ышанмыйчарак. – Ә кем бирә сиңа бесплатны? Булмас, әкият сөйләмә! – ди.
– Каян, каян! Мин аны үзем чыгарам! – дим. Трубканы якын китереп, ничек чыгарганны аңа да ишеттердем дә, трубканы шартлатып куеп, башымны тагын мендәргә салдым. Газ бездә күп ул! Өстәвенә, торба да кирәкми, чурт та! Менә тагын сезгә газ! Менә тагын! Ы-ы-ы-ыһ! Тагын калган икән әле...
25-27.02.2019.