Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ГАИЛӘ КӨЙМӘСЕ

Дата написания: 
20 января 2021

Инсур Мөсәнниф
Гаилә көймәсе...

Гаилә көймәсе... димәк,
Йөзә анда ике кеше.
Берсе уңнан торып ишә,
Сулдан ишә икенчесе.

Әмма кайчак бу көймәгә
Килеп керә берәү әрсез.
Утырадыр уң яккамы,
Әллә сулга, бу – билгесез.

Һәм көймәне китерегез
Күз алдына юри генә:
Сул ягында – ике ишкәк,
Ә уңда тик берәү генә!

Ике берне җиңә инде –
Көймә кинәт салулыйдыр:
Ике урын булган көймә
Өченчене сыйдырмыйдыр...

Бер урында «зыр» әйләнә
Башлый шунда мескен көймә.
Урыннан һич кузгалмый ул,
Тормыш буйлап күпме йөзмә.

Әйләнмәсә дә, барыбер,
Әй, тулгана, әй чайпала...
Бер хәл әле чайпалуы...
Йөзтүбән дә ул каплана.

Көймә булгач, ансыз булмый –
Килеп тула бала-чага,
Көймә ауса, дәрья йота,
Йөзләренә давыл кага.

Утыртсаң да өченчене,
Каерадыр тик бер якка...
...Өч ишкәкле тап-тар көймә
Кемне илткән яхшылыкка?..
14-20.01.2021.