Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Гафу сорыйм

Дата написания: 
31 августа 2020

Инсур Мөсәнниф
Гафу сорыйм

Кемдер китә җирдән бик вакытсыз.
Сорау туа, бәлки, бик урынсыз:
Бик вакытсыз, бик тә... Ни сәбәпле?
Тәкъдирме бу? Яки кем гаепле?

Син вакытсыз киттең... Мин гаепле...
Сорыйм синнән бары гафу, гафу...
Әмма.... тагын әллә кемнәргәдер
Саклыйм бары ачу, ачу, ачу...

Миндәме ул? Башкадамы? Белмим...
Белмәгәнгә барысына саклыйм ачу.
...Барысына ачу саклаганга
Аллаһыдан сорыйм гафу, гафу...
31.08.-7.09.2020