Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Гафу сора (Проси прощения)

Дата написания: 
25 февраля 2020

Инсур Мөсәнниф
Гафу сора...

Тибрәләләр талгын җилдә
Басу, кыр чәчәкләре...
Болыннарда хуш ис бөрки
Аларның сеңелләре...

Язын шытып, җәйдә үсеп,
Белми алар көз килгәнен...
Күрәм кайчак, көз дә җитми,
Бик вакытсыз өзелгәнен...

Үсәләр бит, димәк, алар
Кеше кебек җаннан тора...

Җаны булгач, гомерләрен
Кыяр алдан гафу сора...
25.02.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Гафу сора... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 302 б.