Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Фонтан буласым килә

Дата написания: 
05 января 2020

Инсур Мөсәнниф
Фонтан буласым килә

Эпиграф
Интернетта язалар: Яңавыл шәһәрендәге фонтанны рәткә китерү өчен акылга таман, сабый яшеннән чыккан һәм әлегә сабый акылы кермәгән 17199 (!) кеше тавыш биргән, ди! Бу күзгә карап алдау, ялган түгел икән, валлаһи, сезне зомбига әверелдергәннәрдер, киңкүләм гипнозга дучар иткәннәрдер! Әллә борынгы бабаларның: “Томана халык – шул ук сарык” дип әйтүләре дөресме? Югыйсә ничә елга бер сәгать эшләп алган фонтан тирәсендә йөреп, фотога төшү (!) һәм (!) оныту өчен ничә миллион сум акчаны суга салу өчен тавыш бирмәс идегез! Әллә барыгызның да эш урыныгыз бармы, унбиш көн саен югары хезмәт хакы алып, көн дә бәясе арткан хезмәтләр, азык-төлек, бензин һ.б. өчен сыкранмыйча түләргә акчагыз кесә тулымы? Минем мөмкинлегем булса, шул акчага һич югы өч-дүрт кешелек эш урыны ачар идем... Нигә шуның өчен тавыш бирмисез?!
Әй, сез, хөрмәтле вә гыйззәтле тавыш биргәннәр, мин сезне бер дә фонтан янында күргәнем юк! Нигә, һич югы озын-озак Яңа ел бәйрәмнәре чорында, меңәрләп өерелешеп, фонтан янында ятмадыгыз, сез күрергә теләгән матур, искиткеч күңел ачу урыны бит!

Бүген бездә шаулый олы бәйрәм –
Фонтан ача барча халык!
Дөрес булса, аңа киләсе ел
Җибәрәләр, ди, карп балык!

Зурдан да зур кунак килеп тулган,
Мәйданга да сыймыйлар, ди!
Эре һәм вак сабый балаларны
Мамык* белән сыйлыйлар, ди.

Бер карт әйтә шунда оныгына,
Акылымы “мәрткә киткән”:
– Үскәч, бәбкәм, син дә төзүче бул,
Фонтан, ай-һай, кәттә икән!

– И, дәү әти, син бит заманадан
Шулкадәр дә артта калган.
Хәзер кем соң лом һәм көрәк тота?!
Тотса, тота бары надан!

Бүген матур фонтан ачтылармы?
Нинди бәйрәм, күрмисеңме?
Шатлык, бәхет хисе тоя-тоя,
Син дә монда йөрмисеңме?

Алтмыш минут бәйрәм булсын өчен
Тавыш бирде тоташ район!
Фонтан атты елга бер сәгатьләп –
Суга акты биш миллион!

Мин дә, әнә, аның кебек шулай,
Заманчалап фикер йөртәм!
Ун минутта мильон көримен дә,
Аннан соң чит илгә китәм!

– Әй замана килде, котыртадыр
Сине шулай шайтан, балам...
– Шайтан булмый, чурт** котыртсын –
Мин дә, үскәч, фонтан булам!

* Мамык – шикәрле мамык.
**Чурт (рус. чёрт) – иблис заты.
4-5.01.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Фонтан буласым килә. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 291-292 бб.