Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Этләр

Дата написания: 
01 сентября 1994

Инсур Мөсәнниф
Этләр

Беренче сентябрь.
Балалардан
Шау-гөр килә мәктәп мәйданы.
Каеннарның сары яфрагы да
Тәбриклидер кебек аларны.
Кочак-кочак чәчәк балаларда,
Тигез сафка алар тезелгән.
Дулкынланган бер бәләкәй кызның
Ярты юлда сүзе өзелгән...
Арытаба инде - өлкәнрәкләр,
Хуҗаларча тота үзләрен.
Классташ кызның калку күкрәгендә
Мутлык чәчкән яшел күзләре...
Бер читтәрәк этләр көтеп ята.
Урам эте алар, токымсыз.
Дусларына юлдаш булып килгән,
Чакыруны көтми, карусыз.
Аларга да олы бәйрәм бүген –
Колак артын дусты кашыган.
Эт гаепле карый балаларга:
Гафу сорый – туны таушалган...
Юк ниндие этләр арасында:
Аласы бар, соры, карасы.
Малайларның тугры дусты алар,
Артларыннан тотам калсачы!
Тик нигәдер шулар арасында
(Менә нәрсә сәер һәм серле)
Ирексездән күзгә ташланадыр
Гарип-мәхлук этләр күплеге.
Әнә, берсе, өркеп, аксый-туксый,
Малайлардан читкә тайпылды.
Берсе, кемдер баскач аягына,
Тыйнак чинап, читкә атылды.
Ә берсенең алгы аяклары...
Тездән түбән юкчы - өзелгән!
Нинди көч соң аны кузгаткан да,
Алып чыккан подвал төбеннән?
Этләр, этләр, тугры бичаралар,
“Эш” беткәнен түзем көттеләр.
Һәм аксаклап, алпан-тилпән атлап,
Артларыннан кайтып киттеләр.
Тик шунысы – кемнәр гарипләткән
Алла колы шушы этләрне:
Машинамы әллә таптап үткән,
Әллә инде... дуслар этлеге?
1.09.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Этләр. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 16-18 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Этләр. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 79-80 бб.