Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Энҗе аулыйм

Дата написания: 
02 февраля 2014

Энҗе аулыйм
Пародия
Юләр, дисәләр, дисеннәр –
Карга ятып ауныймын.
Сиңа бүләк итәр өчен
Бары энҗе аулыймын.
Инсур Мөсәнниф, «Энҗе аулыйм».

Ни булган соң бу Җиһанга?
Күктән сибелә энҗе.
Менә гаҗәп! Әллә җир дә
Бәвелеп тора инде?!
Ни булган бу Җиһанга?
Күктән энҗе сибелә.
Мин дә синең чәчләреңә
Энҗе сибәсем килә.
Көндез урам уртасында
Карга ятып ауныймын.
Исерек дип уйлый күрмә,
Бары энҗе аулыймын.
Марат Кәбиров.
«Өмет» гәзите, 26 ноябрь, 1994 ел, 133 сан.