Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Энҗе аулыйм*

Дата написания: 
09 марта 1994
Заметка: 
Бу шигырьгә Марат Кәбиров пародия язды. Аны "Критика. Отзывы" бүлегендә табарга мөмкин. Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Энҗе аулыйм*

Ни булган соң бу Җиһанга –
Күктән сибелә энҗе.
Ап-ак кардан күз чагыла, –
Җир, әйтерсең, зур көзге.
Мин дә синең чәчләреңә
Энҗе сибәсем килә.
Каш-керфекләреңә кунып,
Җем-җем итсеннәр, әйдә.
Юләр, дисәләр, дисеннәр –
Карга ятып ауныймын.
Сиңа бүләк итәр өчен
Бары энҗе аулыймын.
*Бу шигырьгә Марат Кәбиров пародия язды.
9.03.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мәсәнниф Инсур (хата киткән - Мөсәнниф Инсур дип укырга кирәк). Энҗе аулыйм. Шигырь. "Өмет", 23.07.1994, №80.
2) Мөсәнниф Инсур. Энҗе аулыйм. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 52-53 бб.

Энҗе аулыйм
Пародия
Юләр, дисәләр, дисеннәр –
Карга ятып ауныймын.
Сиңа бүләк итәр өчен
Бары энҗе аулыймын.
Инсур Мөсәнниф, «Энҗе аулыйм».

Ни булган соң бу Җиһанга?
Күктән сибелә энҗе.
Менә гаҗәп! Әллә җир дә
Бәвелеп тора инде?!
Ни булган бу Җиһанга?
Күктән энҗе сибелә.
Мин дә синең чәчләреңә
Энҗе сибәсем килә.
Көндез урам уртасында
Карга ятып ауныймын.
Исерек дип уйлый күрмә,
Бары энҗе аулыймын.
Марат Кәбиров.
«Өмет» гәзите, 26 ноябрь, 1994 ел, 133 сан.