Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Дөньяны пакьлый алмадым...

Дата написания: 
13 апреля 2016

Инсур* Мөсәнниф

Дөньяны пакьлый алмадым…
...Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
Габдулла Тукай, “Кыйтга”**.

Мин бит бу җаһил дөньяга йодрык күрсәтеп тудым!
Һәм менә бүген карагыз – кем, нинди адәм булдым?!
Язмышымның дилбегәсен ычкындырдым, сизмәдем,
Бер-бер артлы күтәрелде бәхет, кайгы бизмәне.
Гаделсезлек җанны өтте, башны күтәргән булдым,
Дөньяны үзгәртмәк булып, зур уй-ниятләр кордым.
Булды шундый йомшак чаклар – жыладым һәм үкcедем,
Аллаһыдан каргыш алып, ник тудым, дип үкендем.
Сүземне әйтә алмыйча, этендем дә төртелдем.
Бер гаебем булмаса да, гафу сорап үтендем.
Башкарып чыгардай булып, булмаганга тотындым.
Дөнья аякны еш чалды – бер егылдым, бер тордым.
Сынды канатлар, җитмәде сабырлык, абруй, түзем…
Дөньяны пакьлый алмадым, каралып беттем үзем.
12-13.04.2016.
*Инсур – бу исем латинчадан “баш күтәрүче”, “хөкүмәткә каршы чыгучы” төшенчәсен аңлатучы “инсургент” сүзеннән ясалган.
ИНСУРГЕ́НТ -а; м. [от лат. insurgens (insurgentis) - восстающий] Устар. Участник вооружённого восстания против правительства, повстанец. Выступление инсургентов.
Большой толковый словарь русского языка. - 1-е изд-е: СПб.: Норинт С. А. Кузнецов. 1998.
**Кыйтга – кыска шигырь, парча.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Дөньяны пакьлый алмадым... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 176-177 бб.