Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Дөнья матур

Дата написания: 
02 февраля 1987
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Дөнья матур

Дөнья матур, дөнья гүзәл,
Соклангыч тормышыбыз.
Иртә-кичен күгебез аяз –
Бәхетле язмышыбыз.
Күкләр зәңгәр, күлләр зәңгәр,
Чәчкәләр хуш ис сибә.
Кайчак күзгә яшь килсә ни –
Алар бит бик тиз кибә.
Дөнья матур. Иртә таңнан
Тәбрикли Кояш безне.
Дөнья матур, тормыш гүзәл, -
Тик күрә беләбезме?
02.02.1987.
Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Дөнья матур. Шигырь. "Коммунизм таңы", 07.03.1987, №29.
2) Мөсәнниф Инсур. Дөнья матур. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 41 б.