Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Дөнья — куласа

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Дөнья — куласа
Хикәя

Каладан авылга ялга кайтып барыш. Артымнан куып җитеп, тузан болыты күтәреп узган машина кинәт шып туктады. Яңак сөякләре калкып торган, йөзен сакал-мыек баскан шофер, кабина тәрәзәсеннән үрелеп:
— Гыймран энем, син түгелме соң? Әйдә, утыр! — диде.
Мин кереп утырдым. Кузгалып киткәч:
— Ялга кайтам, дисең инде? Тәмәкең юкмы? Кала күчтәнәче белән сыйлап җибәр әле, үземнеке бетеп киткән, — дип, тартырга сорап алды.
Тавышы да, йөзе дә таныш кебек үзенең. Сак кына сорарга булдым:
— Таный алмый торам. Сез кем буласыз соң әле?
— Их, энем, энем! Танымасаң да, ачуланмыйм. Дөнья үзгәртә икән ул. Ферма мөдире Фатыйх абыең булам мин...
Гаҗәпләнеп, аның кайчаннан бирле машинада эшләвен сорадым.
— Байтак булды инде, энем. Гөлгенә колхоздан киткәннән бирле... — Ул, шулай диде дә, туктап калды. Мин шунда барысын да хәтеремә төшердем.
...Безнең колхозның гына түгел, бөтен тирә-якның беренче чибәре ул Гөлгенә. Йөзе — айдай, буй-сыны — зифа талдай, дигәндәй. Нәкъ китапларда язганча инде: үзе сылу, үзе уңган. Барлык кичәләрдә, яшьләр уенында башлап йөрүче дә ул. Гөлгенә дип уфтанмаган егет бар идеме икән тирә-якта?! Фермада савучы булып эшли иде ул. Ике ел эчендә өчмеңчеләр сафына чыкты. Колхозда гына түгел, исеме районга таралды.
Гөлгенә дип күп егетләрнең йөрәге яна иде. Мин дә шуларның берсе инде. Һәм, минемчә, өметләрем бушка да түгел кебек. Нигә, төс-баш бар, колхозның алдынгы шоферы, машинам һәрчак төзек, Гөлгенә сауган чиләк-чиләк сөтләрне, әчетми-нитми генә май заводына алып барып җиткерәм. Өстәвенә, бер дигән гармунчы үзем. Бер көнне тоттым да, Гөлгенәгә йөрәгемне ачып салдым.
— Гөлгенәм, бергенәм, — дидем, — мин сине яратам, синсез яши алмыйм, янган шәм кебек сүнәм, теләсәң ни эшлә, дәвасын тап, — дидем.
Ә Гөлгенә:
— Их, Гыймран, — диде. — Синең кайгы — кайгымыни ул, менә миндәге кайгы — кайгы, ичмасам. Ничек кенә дүртмеңчеләр сафына чыгыйм икән? Ферма мөдире, Фатыйх агай, явыз, аяк чала бит. Ә шул үргә чыкмый торып, сөю, мәхәббәт дигән нәрсә ике ятып бер төшемә кермәячәк.
Чынлап та, бу вакытта Гөлгенә белән ферма мөдире арасында бик зур тарткалаш туган иде. Ничә кат әйтте Гөлгенә Фатыйх агайга:
— Абзар түбәсен яңадан яптырырга кирәк, су үтә. Азык цехының җиһазларын алыштырырга, тирес түккечләрне төзәтергә, машина белән саву корылмаларын урнаштырырга кирәк, — диде. Җиһазлар булмаса бер хәл иде, ә алар складта тутыгып ята. Юк, үгез кебек киреләнеп, аяк терәп катты бит мөдир.
— Булыр, булыр, Гөлгенә кызым, көтә белергә кирәк. Алардан башка кичектергесез эшләр дә баштан ашкан, — ди дә, оныта.
— Үкенерсең, Фатыйх агай, тик соң булыр, — дип куркытып та карады Гөлгенә. Кулын гына селтәп куйды ферма мөдире. «Кайчан әле чебен дулап тәрәзә ватканы бар?» — дип уйлый торгандыр инде эченнән генә.
Ә Гөлгенә... Гөлгенә көннәрдән беркөнне калага китте. Авылда яшәүнең яме калмады. Гөлгенә артыннан мин дә читкә чыгып киттем. Бер мин генә түгел икән авылның ямен югалткан. Фатыйх агайдан шуны белдем: тирә-як авыллардан тагын байтак егетләр: «Хәзер, Гөлгенә булмагач, ни эшнең, ни авылның кызыгы юк», — дип шәһәргә киткәннәр. Эш моның белән генә дә бетмәгән — алар артыннан колхозның кызлары да: «Егетләр булмагач, безгә авылда ни кала?» — дип, кайсы кайда таралышып беткән.
— Ә егетләр киткәч, — дип дәвам итте сүзен Фатыйх агай, — машинада, тракторда эшләргә кеше калмады. Кызлар булмагач, колхоз сыерларын саварга савучы юк. Гомер буе «өф» итеп кенә тоткан җиңгәңне дә фермага җибәрергә туры килде. Ә рәис: «Фермаңны гына түгел, колхозны да тараттың, хет бишкә ярыл, тик юлын тап, эшне алып бар», — дип, бик каты кисәтте. Эшләр менә шулай катлауланып китте әле, энем. Ферманы да җитәклим, үзем машина белән сөт ташыйм. Син сакал-мыекка аптырама, кырынырга вакыт юк. Ә җиңгәңнең җылы түшәген күрмәгәнгә бүген егерме бишенче көн.
Шунда аның күзеннән, тузанлы йөзендә эз калдырып, ике бөртек яше тамды. Аннан өмет белән миңа карады да:
— Энем, син намуслы гына егет күренәсең. Шуңа күрә, ышанып, сиңа гозеремне җиткерәм: Гөлгенәне эзләп тап та, әйт. Фатыйх абыең сине, кайтсын, дип, тезләнеп үтенә, диген. Машина белән саву җиһазларын, каладан кешеләр чакыртып, өч көн эчендә куйдырган, дип тә өстә. Абзарлар төзекләндерелгән, азык цехы гөрләп эшли, тирес түгү дә көйләнгән, сөт күп, тик савучы гына юк икән, диген. Аннан синең машина да тик утыра бит әле, энем. Әллә, дим... Кайтыгыз бергәләп. Аннан, бәлки бүтәннәр дә кайтыр...
Кайтып җиткәч, аны тынычландырып, төшеп калдым. Ул машинасын туктатып та тормыйча:
— Энем, мин әйткәнне үтәсәң, мәңге онытмам, — дип кычкырды да, китеп барды.
Берничә атнадан мин аның гозерен үтәдем — Гөлгенәне култыклап кайтып төштем. Хәзер ул сыерлар сава, ә мин шул май заводына сөт ташыйм. Башка яшьләр дә берәм-сәрәм кире кайта. Бездә хәзер элеккедәй күңелле. Тиздән Гөлгенә белән туебыз булачак (тәки дүрт мең үренә чыкты бит!). Туебызга рәхим итегез. Безнең якларны да күреп китәрсез.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Донья ҡуласа. Хикәйә. “Һәнәк”, ғинуар, 1986, №2.
2) Мөсәнниф Инсур. Дөнья — куласа. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 118-121 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Дөнья — куласа. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 93-95 бб.