Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Чыпчык

Дата написания: 
04 декабря 1996
Заметка: 

Инсур Мөсәнниф
Чыпчык

Тәрәзәгә бер кош килгән,
Чиртә дә чиртә: "Чык-чык".
Дәү әнием әйтә миңа:
«Сине чакыра чыпчык».

Чыпчык? Чыпчык? Нигә алай? —
«Чыкчык» дисең бит үзең.
Өлкәннәр ялгыш кушкандыр,
Ишетеп бетерми сүзең.

Өлкәннәр «чыпчык» дисеннәр, —
Әллә китәме исем!
Бүгеннән сиңа куштым мин
"Чыкчык" — өр-яңа исем!
4.12.1996.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Чыпчык. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 130 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Чыпчык. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 72-73 бб.