Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Чык син, шагыйрь, авылларга...

Дата написания: 
06 февраля 2018
Заметка: 

Сәер шигырьләрдән берсе.

Инсур Мөсәнниф
ЧЫК СИН, ШАГЫЙРЬ, АВЫЛЛАРГА...

Килсә әгәр бик охшыйсың...
Атнабаев агайга,
Мәхәббәтен бар халыкның
Көнен-төнен тоярга,

Ирешергә ихтирамга,
Буй җитмәслек абруйга...
Теләсәң син хөрмәт, шөһрәт...
Бик сусасаң... даннарга...

Килсә гөлгә күмеләсең
Һәм зур сөю яуларга...
Чык син, шагыйрь, авылларга,
Күзең йомып давылга.

Чык син халык арасына –
Моңнар кайтыр авылга.
Юллан, күр син, күпме мөмкин
Шәһәр каравылларга?
1994-7.02.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Чык син, шагыйрь, авылларга... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 99 б.