Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Чишмә

Дата написания: 
13 мая 2018

Инсур Мөсәнниф
Чишмә

Челтер-челтер ага чишмә,
Ургыла җир астыннан.
Нәнәй* белән без, икәүләп,
Суга килдек көянтәләп,
Иңгә чиләк астык та.

Чишмә суы салкын икән,
Хәтта тешләр камашты.
Ә кояшның нурларыннан,
Аның суда уйнавыннан
Хәтта күзләр камашты.

Кояш уйный тамчыларда,
Шаян нурлар чәчрәтеп,
Йөземә дә нуры төште,
Борыныма сипкел сипте,
Узыйм, дисәм, читләтеп!

Тамчы нәни бит, димәгез,
Анда дөнья чагыла.
Кояш белән уйнар өчен,
Чык тамчысын тотар өчен
Чәчәк таҗы ачыла.

Әйе, тамчы, чишмә – нәни,
Әмма серне чишәмен:
Океан, күл, инешләрнең,
Елгаларның, диңгезләрнең,
Башы – тамчы, чишмәдер!
* Нәнәй (диалект) - дәү әни.
12-13.05.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Чишмә. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 252-253 бб.
2) Мөсәнниф Инсур. Чишмә. Шигырь. "Урман ни сөйли?" китабы. Уфа, "Китап" нәшрияты, 2020, 79-80 бб.