Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Чишмә башы – Күрдем

Дата написания: 
16 февраля 2018
Заметка: 

23.02.2018 г. исполняется 90 лет со дня рождения Народного поэта Башкортостана Ангама Касимовича Атнабаева.

Инсур Мөсәнниф
Чишмә башы – Күрдем

Монда, беләм, ташлы чишмәләр күп,
Моннан алар өчәү башлана.
Көнләшәмен шушы күпне күргән
Шома, шаян вак-вак ташларга.

Болытларга карап, ага сулар,
Зур дәрьяга таба ашкына...
Йөрәк сыкратырлык моңнар сала,
Күңелеңне бары ач кына.

Ничә талант чыккан бу авылдан!
Яуган мәллә йолдыз яңгыры?
Синдә туган Бөек шәхесләрең
Мәңгелек эз Җирдә калдырды.

Исемегез, әйе, язылмаган
Буй җитмәслек тауның башына...
Калдырылган алар тирән уеп
Мәңгелекнең ап-ак ташына!

Зинира* һәм Каһим*, Атнабае*!..
Бу авылның йөзек кашлары.
Хәтерли бит әле истәлекне
Чишмәләрнең көмеш ташлары.

Һәр чишмәгә төшкән берәр йолдыз,
Иҗат чаткылары – мең ташы!
Җир астыннан бәреп чыккан суы –
Һәрберсенең матур җыр башы.

Тик белмимен кемнең ис(е)мен шунда
Мәңгелеккә язып куярга...
Ә тирәсен бары моңнан торган
Көмеш койма белән урарга?

Бер чишмәнең данын бер кешегә
Бүлеп булмый бит ул, дисеннәр...
Тарих битләрендә мәңге калыр
Бу чишмә һәм олуг исемнәр.

*Әнгам Атнабаев (1928-1999) – Башкортстанның халык шагыйре, Зинира Атнабаева (1934-2013) – БАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Каһим Әүхәтов (1932-2014) – талантлы шагыйрь, Ә.Атнабаев исемендәге премия лауреаты, берничә шигъри китап авторы.
16.02.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Чишмә башы - Күрдем. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 207-208 бб.