Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Чиратсыз аракы (21+)

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Чиратсыз аракы
Уймак хикәя

Кибеттә чиратта торабыз. Бәйрәм алды булгангамы — кеше күп. Хәтта үтеп-сүтеп йөрү авыр. Чират акрын кузгала. Бертуктаусыз йөреп торалар: кемдер керә, икенчеләре чыга.
...Ишектә ике кеше күренде. Алдан кергәне - бер аягы протезлы карт, аңа ияргәне — өрлектәй таза егет. Аталы-уллы булырга тиешләр, йөз чалымнары гаҗәеп охшаш. Картның күкрәгендә медальләр чыңлый.
Шушы икәү минем игътибарымны җәлеп итте.
Карт, ишектән керү белән, чиратның башына юнәлде, ә егет читкә барып басты. Кеше күп булганлыктан, карт алга тиз генә үтә алмады. Диварда «Сугыш ветераннары чиратсыз хезмәтләндерелә» дигән язу торса да, карт ләм-мим сүз эндәшмәгәч, аңа игътибар итүче булмады. Теге егет бу хәлгә бераз вакыт карап торды да, карт янына барып, дорфа гына:
— Әткәй, нәрсә эшләп һаман басып торасың? Сугыш гарибе бит син, дивардагы язу күз буяу өченмени? — дип эндәште.
Шунда башкалар да сугыш ветеранын күреп калды.
— Үт, бабай, үт. Сиңа чиратсыз бит, — дип, читкәрәк тайпылып, кысылышып аңа урын бирделәр.
Карт, нәрсәдәндер уңайсызлангандай, тиз генә сатучыга акча сузды һәм ул биргән шешәләрне сумкасына тутыра башлады. Аннан, агач аягына аксый-аксый, этешә-төртешә чиратны ерып, ишеккә юнәлде. Аны көтеп торган улы, кулыннан сумкасын эләктереп алды да, беренче булып чыгып китте. Әтисе, протезына шак-шок басып, аның артыннан иярде. Медальләре чыңлады. Тик нигәдер миңа аларның көмеш моңы үзгәргән, тоныкланган кебек тоелды.
Йөрәгем әллә нәрсә эшләп китте. Күңелемдә бу картны кызгану хисе кузгалды.
Үзенең нәрсә эшләгәнен һәм улым дип кемне үстергәнен аңлыймы икән ул, дип уйладым. Карт ветеранны куып җитеп: «Әллә дүрт ел буе миллионнар белән бер сафта нәрсә өчен кан койганыңны, нәрсә хакына аягыңны калдырып кайтканыңны, улыңны алдыңа утыртып, бер генә тапкыр да сөйләгәнең булмадымыни, бабай?» — дип сорыйсым килде. Әллә... бары тик шул «нарком йөз граммы» гына хәтерендә калганмы?

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Чиратсыз аракы. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 93-94 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Чиратсыз аракы. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 46-47 бб.